Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кадер кичәсе җитте

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәәәәлиһиүәәсхабиһи әҗмәгыйн.

Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан сүзе рамаз, ягъни "кыздыра, көйдерә тор­ган эсселек" сүзләреннән алынган. Шулай булгач, рамазан - барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз. Кәгъб би­не Уҗра дигән сәхабә (Ал­­лаһ аннан разый булса иде!) болай дип сөй­лә­гән: бер көнне Аллаһының рәсүле галәйһиссәламүзенең сәхабәләренә: "Мөнбәр янына килегез", - диде. Без килдек. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам мөнбәрнеңберенче баскычына мен­гәч, "Әмин" дип әйтте. Мөн­бәрнең икенче, өченче баскычларына менгәч тә "Әмин" диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу турыда сөйләп бетер­гән­нән соң аска төште, без аңа: "Бүген сездән элек ишетмәгән нәрсәләрне ишеттек" - дип әйттек. Ул галәйһиссәлам безгә болай диде: "Минем янымаҖәбраил галәйһиссәлам килде һәм мин мөнбәрнең беренче баскычына мен­гәч, ул: "Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котылмаган кеше хәсрәт­тә булыр", - диде. Шул вакытта: "Әмин", - дидем. Мин мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Җәб­раил галәйһиссәлам: "Си­нең мөбарәк исемеңне ишетеп, салават әйтмәгән кеше хәсрәттә булыр", - диде. Мин янә: "Әмин", - дидем. Мөнбәрнеңөченче баскычына менгәч, ул әйтте: "Ата-ананың картлыкларын күреп, алар аша җәннәткә кермәгән кеше хәсрәттә булыр", - диде. Мин янә: "Әмин", - дидем (Бохари).

"Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр" ("Бәкара" сү­рә­се, 185 нче аять).

Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендәәйткән: "Коръән­не укыгыз, чөнки Аллаһыныңкитабыннан укылган һәрбер хәреф өчен ун савап биреләчәк, мин әйт­мим Әлиф-ләм-мим бер хәреф дип, чөнки аларныңһәр­берсе ае­рым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савап биреләчәк", - дигән (Тирмизи).

Әбу Һөрәйрә исемле сә­ха­бә (Аллаһ аннан разый булсын!) риваять итә, Пәй­гамбәребез галәйһиссәлам әйткән: "Әгәр берәү мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, кыямәт көнендә Ал­лаһ ул бәндәне бер кайгысыннан арындырыр. Әгәр берәү бер фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһ аның хәлен бу дөньяда һәм ахирәттә дәҗиңеләйтер. Берәүүзе­нең кардәшенә ярдәм иткән вакытта, Аллаһ аңа үзенең ярдәмен ирештереп торыр. Гыйлем алу юлына баскан кешегә Ал­лаһҗәннәт юлын җиңеләйтер. Кешеләр Аллаһ йортында җыелып, Аның изге китабын укыганда, мөселманнарныңҗаннарына тынычлык иңәр, бә­рәкәтле булырлар һәм фәрештә­ләр алар өстен­дә канатларын җәеп торырлар. Ул кешеләр Аллаһы Тәга­ләгә якын булырлар", - дигән (Мөс­лим,Әбу Давыд, Тирмизи, Ибн Мәҗә).

Хәдистәәйтелгән: "Ураза һәм Коръән Хисап кө­нен­дә Аллаһның колын яклаячаклар. Ураза әйтер: "Йә Раббым, көндез мин аны ризыксыз һәм сусыз калдырдым, шунлыктан мин аныңөчен Синнән ярдәм сорыйм". Коръәнәйтер: "Йә Раббым, мин аны төн­ге йокыдан калдырдым, шуңа күрә аңа үзең­нең рәхмәтеңне ирештерсәң иде". Аларныңүтенечләре кабул ителә­чәк" (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

Рамазан аеның соңгы ун көнлегенә кердек. Галимнәребез әйтүе буенча, Рамазан аеның соңгы ун көнендәКадер кичәсе яшерелгән. Бу кичә турында Раббыбыз Коръәни кәримнең кадер сүрә­сен­дәәйтә "Бу кадер кичәсе мең айдан да кадерле­рәк" дип Пәйгамбәребез. Аллаһы тәгалә безгә шу­шы Кадер кичәләренеңфәзыйләтләрен насыйп итеп, тоткан уразаларыбызны кабул итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадер кичәсе җитте

2
X