Кайбыч мөхтәсибәте 8 август көнне Ураза гаетен бәйрәм итәргә мәчетләребезгә чакыра
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Сезне ихластан ураза гаете белән тәбрик итәбез.
Аллаһы Тәгалә шушы изге айда тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне кабул итеп, гөнаһ-хаталарыбызны гафу әйләсә иде. Шушы изге айның эссе көннәрендә алган сабырлык дәресләре безгә ел буе төрле бозыклыкларга, хаталарга каршы олы бер киртә булып торса иде. Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык биреп , тәннәребезгә шифа, күңелләребезгә иман нуры өстәсә иде. Без янә бу елны да Раббыбыз Аллаһы Тәгалә каршында үзебезне сынатмадык: көн дәвамында судан, ризыктан, төрле гөнаһлардан тыелып торып, олы җиңүгә ирештек.
8 август көнне һәрбарчаларыгызны да шушы олы бәйрәмебезне бәйрәм итәргә түбәндәге вакытка мәчетләребезгә чакырабыз:
3:30 - иртәнге намаз;
5:30 - бәйрәм намазы.
Иртәнге намаз белән бәйрәм намазы арасында вәгазьләр сөйләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев