Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбыч мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышында дини тәрбия турында сөйләштеләр

Кайбыч район мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышы имамнар белән киңәш-табыш итү рәвешендә башланып китте. Мәчетләргә яшь буынны тартасы, яман гадәтләрне үз итеп, тормыш юлында адашканнарга да ярдәм күрсәтәсе иде, диләр мөхтәрәм имамнарыбыз.

Фикер алышу барышында аларның бу теләкләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хуплады гына:

- Дөрестән дә, яшьләрне мәчетләргә китерү өчен аларга дин сабаклары бирүне оештырасы иде. Ул түләүле эш түгел, хөр­мәткә лаек остазлар аны намусы һәм иманы кушуы буенча эшли. Яшь буынга дин тәрбиясе бирүчеләргә хөрмәт йөзен­нән һәрьяклап ярдәм күрсәтү зарур, - диде ул.

Мөх­тәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтүенчә, 2011-2012 елларда райондагы 12 мәчеттә укулар оештырылган. Нәтиҗәләре күз алдында - шәкертләр Коръән уку бәйгеләрендә үзләрен күрсәтеп килә. Мөхтәсибәтнең эше моның белән генә чикләнми, билгеле. Мәчетләрдә Мәүлет ашлары, изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре, Корбан ашлары уздырыла. Авылларда, Олы Кайбыч мәдә­ният йортында Илдус хәз­рәт Фәиз, "Мөхәммәдия" мәд­рә­сәсенең проректоры Зөлфәт хәзрәт Галиуллин, мөфти урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм республикада исемнәре танылган башка дин әһелләре белән очрашуларга, вәгазь кичәләренә халык бик теләп килде. Рамазан аенда Төркиядән хәзрәт килүе дә шатлыклы вакыйга булды. Дамир хәзрәт сүзләренчә, быел да читтән кунак чакырып, очрашулар үткәрү мөм­кинлеге бар, әлегә бу хакта Диния Нәзарәте белән сөйлә­шүләр алып барыла. Авылларда оештырылган җәйге дини лагерьларда Казандагы "Ислам кабул итүгә 1000 ел" һәм "Мөхәммәдия" мәд­рәсә­ләре шәкертләре дә балаларга дин дәресләре бирде, бу балалар өчен Сабантуй үткәрелде.

Мөхтәсибәт башка дин вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Турминскоедагы "Изге Троицк" чиркәве атакае Николай Ермолаев белән берлектә укучылар өчен вәгазь укулар үткәрелүе - шуның мисалы. Шундый ук очрашу социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдәге аналар белән дә уздырылган.

- Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү - безнең бурычыбыз. Ярдәм үзегезгә кирәк булса да, тартынмагыз, уйлашырбыз, - диде Дамир хәзрәт. - Иң мөһиме - ачыктан-ачык сөйләшик, Аллаһы Тәгалә алдында да, халык алдында дин әһелләренең йөзе пакь булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышы дини тәрбия

2
X