Кайбыч районында мәчет төзеткән хәйрияче белән әңгәмә
Кайбыч районы чиген үтеп кереп, тау төшә башлауга ук, күз алдында мәһабәт манзара ачылып китә: яшел урманнар белән каймаланган киң-якты кырларның нәкъ үзәгендә Колаңгы авылы җәйрәп ята. Авылның елдан-ел яңара барган йортлары арасыннан күккә үрелгән мәчет манарасы әллә кайлардан нурланып-балкып күренеп тора. 1 июньдә - Бәраәт кичәсе көнендә шушы Аллаһы...
Кайбыч районы чиген үтеп кереп, тау төшә башлауга ук, күз алдында мәһабәт манзара ачылып китә: яшел урманнар белән каймаланган киң-якты кырларның нәкъ үзәгендә Колаңгы авылы җәйрәп ята. Авылның елдан-ел яңара барган йортлары арасыннан күккә үрелгән мәчет манарасы әллә кайлардан нурланып-балкып күренеп тора.
1 июньдә - Бәраәт кичәсе көнендә шушы Аллаһы йорты манарасына ярымай куелды, 10 июньдә гыйбадәтханәне ачу тантанасы булды.
Колаңгы мәчете төзелешен башлап йөргән һәм төп чыгымнарны күтәргән кеше - Руслан Илһам улы Хафизов. Гәрчә ул үзе башкалабыз Казанда туып үссә дә, нәсел тамырлары да, күңел җепләре дә Кайбыч ягы белән тыгыз бәйләнгән. Әнисе Венера ханым Колаңгы кызы. Әтисе исә Әтнә районының Эшкәтә авылы егете була. Алар Казанда техникумда укыган чакларында табышалар, яратышып кавышалар. Мәхәббәт җимеше булып уллары Руслан дөньяга килә. Киләчәккә якты өметләр баглап яшәп яткан, гомеренең чәчәк аткан бер мәлендә гаилә башы Илһам бакыйлыкка китеп бара. Әле биләвеннән чыгарга да өлгермәгән Руслан яшь тә җиде айлык вакытында ятим кала.
- Ятимлек, әтисезлек мине бик иртә өлгерергә мәҗбүр итте, - дип сөйли ул үзе бу хакта. - Әни авиация техникумын тәмамлап, 22 нче заводта эшләде. Мине үстерү, аякка бастыру өчен көне-төне тырышты. Ничек тә фатир алу өчен иң кара эшләрне башкарды. Тырышлыгы бушка китмәде, безгә бер бүлмәле квартира бирделәр. Ә аңа кадәр, әле завод тулай торагында яшәгәндә иртән торасың: гомуми туалет, гомуми юынгыч, гомуми кухня... Тормыш шуны аңлатты: арттан этүчеләрем дә, алдан тартучыларым да юк - миңа үземә тырышырга кирәк. Әйе, дөнья мине балачактан ук олыларча уйларга, олыларча фикерләргә өйрәтте. Әнә шул чакта ук мин беркайчан да хәмер эчмәскә, тәмәке тартмаска, начар юлларга басмаска, күбрәк укырга, белем алырга дип, үз-үземә сүз бирдем. Һәм мин олы-игелекле эшләр генә башкара торган зур кеше булуны максат итеп куйдым. Шуңа күрә дә бөтен барлыгымны белем алуга багышладым: мәктәптә гел «биш»легә генә укыдым, аны тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетын, экономика факультетын тәмамладым, аннары Әлмәт нефть институтында читтән торып укып, инженер дипломы да алдым. Тырышлыгым бушка китмәде: шактый гына уңышларга ирештем, дип исәплим.
- Беренче карашка, Сезгә белем дә, шәхси тормышыгыздагы, хезмәт юлыгыздагы уңышлар да, хәтта матди байлык та, ничектер, җиңел генә бирелә кебек тоелырга мөмкин...
- Юк, һич тә җинел түгел. Бу дөньяда нәрсәгә булса да ирешү өчен, беренчедән, тырышлык, икенчедән, куйган максатыңны дөрес күрә, шул максатка бару юлларын дөрес билгели белергә кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме - җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар туры килгән дә генә Аллаһы Тәгалә синең алдыңда юллар ача. Шөкер, мин бу фәлсәфәне бик яшьли аңлауга ирештем. Монда минем әтиемнең әнисе - Сания әбиемнең йогынтысы көчле булды. Ул Коръәнне яхшы гына белә торган, намазлы-догалы кеше иде. Казанда бездән ерак түгел генә яшәде, шуңа күрә башлангыч сыйныфларда укыган чагымда мәктәптән әбием янына кайта идем, техникумда дәресләре тәмамлангач, әни мине шуннан кереп ала. Менә шул вакытларда әбием минем зиһенемә, күңелемә әкренләп Аллаһы сүзен, иман нурын иңдергән икән.
- Мәчет салу - өй салу гына түгел. Аны теләсә кем эшли алмый һәм теләсә кем эшләргә тиеш тә түгел. Беренчедән, керткән акчаң хәләл булырга тиеш, икенчедән, ул хәләл акчаны биргән кешенең күңеле чиста, нияте изге булырга тиеш. Шушы бик зур батырлык һәм җаваплылык таләп итә торган гамәлгә ничек алындыгыз?
- Мин, әйткәнемчә, кечкенәдән үк һәр сүземне үлчәп әйтергә, һәр гамәлне төптән уйлап эшләргә күнеккән кеше. Мәчет кадәр мәчет төзетергә ниятләгәнмен икән, димәк, мин моңа бик озак уйланулар, эзләнүләр, хәтта тикшеренүләр аша килгәнмен, дигән сүз. Әйе, тикшеренүләр аша да, чөнки башта Колаңгы авылында мәчеткә ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булын өйрәндем. 1930 елларда җимертелгәннән соң, авылда мәчет бинасы булмаган, 1990 елларда мөмкинлекләр ачылганнан соң да, ни өчендер, төзетелмәгән - бина булдырылган очракта аңа йөрүчеләр булырмы, буш тормасмы? Шуны ачыкладым: авылда үз өйләрендә намаз укучылар, иманлы кешеләр байтак икән, димәк, мөмкинлек тудырылган очракта, алар Аллаһы йортына киләчәкләр. Шуның өстенә, Колаңгы юл чатында урнашкан, Апас, Кайбыч районнарына, Чувашиягә баручылар шушында кереп намаз укып чыга алачак. Менә шуларның барысын да өйрәнеп-анализлап, финанс мөмкинлекләремне чамалап, булышырдай дусларымны барлап, ният беркеттем. Иң әүвәлдә, әлбәттә, район җитәкчеләре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән киңәшләштем. Рәхмәт аларга, ниятемне хуплап каршы алдылар, булдыра алганча булышлык күрсәттеләр.
- Инде мәчет төзелешенә үзләренең хәләл хезмәтләрен керткән кешеләрнең исемнәрен дә тарих өчен теркәп куйсак иде.
- Эш проект төзүдән башланды. Аны Казандагы сәнәгать-төзелеш компаниясе җитәкчесе Шәүкәт Хәсәнҗанов башкарып чыкты. Ул шушы өлкәдә тәҗрибәле белгеч, үз вакытында Технологик проектлар буенча фәнни-тикшеренү институтын җитәкләгән кеше. Ул бу проектка үзенең бөтен осталыгын, җан җылысын салган. Үзегез дә күргәнсездер: сокланып карарлык бина дөньяга килде. Шунысын да әйтик: Шәүкәт Абделхаҗи улы хәзер үзенең туган җире - Буа районының Иске Суыксу авылында да нәкъ шушы проект буенча яңа мәчет төзетә.
Колаңгы мәчетенең нигезен Мари-Эл республикасының Мазар Башы авылы егетләре салды. Ә инде бурасын һәм манарасын Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылыннан Заһир Зарипов бригадасы күтәрде. Шушы төркемдәге Эльмир, Айдар, Нияз Камалетдиновлар, Фәнис Зарипов, Наил Камалетдинов кулларында ут уйнаттылар. Мәчет территориясе дә алар көче белән тәртипкә китерелде. Манара очындагы ярымай безнең якташыбыз, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин заказы белән Волгодонскидагы заводта махсус эшләтелде.
- Руслан туган, инде мәчет ачылды. Күңелегездә нинди хисләр кайный?
- Мин Аллаһы Тәгалә каршындагы һәм әби-бабаларымның изге туфрагы алдындагы бурычымның әле берсен генә үтәдем дип исәплим. Әнием ягыннан Минбәян әбием гомере буе гадел хезмәттә булды, ул райпотребсоюзның Колаңгыдагы тимер юл складында мөдир булып эшләде, халыкның ихтирамын казанды. Әбиемнең һәм совет заманнарында иманын югалтмаган башка хатын-кызларның рухына багышлап, Колаңгыдагы мәчеткә Минбәян исеме бирергә булдык. Мәчет янында мәдрәсә дә эшләячәк. Анда Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин дин сабаклары бирергә ризалашты. Укырга йөрергә теләүчеләр дә байтак.
Күңелдә тагын бер олы хис бар, ул - Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт хисе. Чөнки Ул миңа мәчет салырга юл күрсәтте, мөмкинлекләр бирде, ярдәм итәргә, булышырга әзер торучылар белән очраштырды. Нәтиҗәдә, Кайбыч районының горурлыгы булырдай матур мәчет барлыкка килде. Бу мәчет иманыбыз ныгуга, тормышыбыз яхшыруга бер этәргеч булса иде, дип, дога кылып йөрим.
- Теләкләрегез чынга ашсын, Руслан Илһамович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев