Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычта Корбан гаете намазы читтәге якташларны да бергә җыйды

Узган сишәмбедә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Районыбыз мәчетләрендә бәйрәм тантаналары, корбан ашлары үткәрелде.

Олы Кайбыч мәчетенә мөселман кардәшләребез иртәнге сәгать алтыда намазга җыелды. Гадәттәгечә, быел да гаеткә килүчеләр күп иде, читтән кайтучы якташларыбыз да байтак булды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин вәгазьләр сөйләде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлауларын җиткерде. Ислам диненең биш нигезен искәртеп үтте, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды. Дамир хәзрәт, гает намазыннан соң, мөселман кардәшләребезне балалар, хатын-кызлар, ир-атлар өчен 3 ноябрьдә оештырылачак дин сабакларына чакырды.

Корбан гает намазы укылганнан соң, беренче, икенче, өченче көннәрдә чалына. Өч көн дәвамында корбан мәҗлесләре барлык татар авылларында да уздырылды. Корбан чалдырган кардәшләребезнең изге ниятләре Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Корбан гаете намазы читтәге якташларны да бергә җыйды