Кайбычта Төркиядән килгән коръән-хафиз катнашында ифтар мәҗлесе узды
Айлар солтаны булган изге Рамазан аенда районның байтак кына авылларында мөселманнар кояш баегач ифтар мәҗлесләренә җыелды. Бу мәҗлесләр спонсорлар ярдәме белән оештырылды.
Олы Кайбычта узган ифтар мәҗлесе район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район үзәгендәге мәчеткә Татарстан Диния нәзарәте чакыруы буенча Төркиянең Мула шәһәреннән килгән Исмәгыйль Коръән-хафиз катнашуында узды. Ул мәчеттә авыл халкы белән бергә ай дәвамында догалар укыды, Коръән нигезләре буенча дәресләр үткәрде, йөрәкләргә үтеп керелек итеп азан әйтте. Ифтар мәҗлесендә ул Кайбычтан җылы хатирәләр белән китүен белдерде, безгә булган сәяхәтен Ходай бүләге дип атады. Дога укыган саен ил-көннәребезгә бәрәкәт, җаннарыбызга тынычлык, гаиләләребез, туганнарыбызга иминлек сораган ул. Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә йөрүче авыл аксакалларына, урта яшьтәгеләргә, яшьләргә булган игътибары өчен ерак Төркиядән килгән кунакка рәхмәтен белдерде. Ифтар мәҗлесенә килүчеләр дә Исмәгыйль Коръән-хафиз адресына җылы сүзләр җиткерде.
Олы Кайбычтан Әлфия Закирова белән Рәхимә Гыйсмәтуллина болай диде:
- Ул татарча бик күп сүзләр белә. Безгә чит телләр белүе, ике югары белем алуы, узган ел гаилә коруы, әлегә балалары булмавы турында да сөйләде.
- Изге Рамазан ае безне тагын да берләштерде, без бер гаилә кебек яшәдек. Аллахы тәгалә ризалыгы өчен Ураза тотучылар, иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр ризыктан тыелып торып, үзләренең сабыр булуларын күрсәтте. Ай дәвамында тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, уразага керә алмаучыларга да бәрәкәт насыйп итсен, - диде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.
Ифтар мәҗлесенә җыелучыларның теләкләре бер: икенче елга да Рамазан аен бөтен шартын китереп каршы алырга насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев