Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычта Төркиядән кунак бар!

Аллаһ рәхмәте белән уразаның инде икенче көненә кердек. Ураза тотучы дин кардәшләребезгә ихтыяр көче, сабырлык, тоткан уразаларыгызның кабул булуын телибез! Рамазан ае уңаеннан, районыбызга Төркиянең Диния нәзарәтеннән хөрмәтле кунак, Коръән-хафиз - Әхмәт әфәнде Сүрәл кайткан. Әхмәт Сүрәл үзе тугыз ел дини белем алганнан соң, Төркиядә Коръән дәресләре укыта . 2000-2004нче...

Аллаһ рәхмәте белән уразаның инде икенче көненә кердек. Ураза тотучы дин кардәшләребезгә ихтыяр көче, сабырлык, тоткан уразаларыгызның кабул булуын телибез!



Рамазан ае уңаеннан, районыбызга Төркиянең Диния нәзарәтеннән хөрмәтле кунак, Коръән-хафиз - Әхмәт әфәнде Сүрәл кайткан.
Әхмәт Сүрәл үзе тугыз ел дини белем алганнан соң, Төркиядә Коръән дәресләре укыта . 2000-2004нче елларда Кырым татарларына да дини белем биргән ул.
Сүрәл әфәндене Рамазан ае буена Олы Кайбыч авылы мәчетендә күрергә була. Ул райондашларыбызга имамлык хезмәтен күрсәтү, намаз, Коръән уку тәртипләрен өйрәтәчәк, тәравих намазларын уздырачак. Төркия кунагын район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм Турминский чиркәвеннән Николай атакай белән бергә фотога да төшереп алдык.
Районыбызга килгән Коръән-хафиз белән аралашып калырга ашыгыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев