Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Корбан бәйрәме – нурлы бәйрәм

"Корбаның кабул булса, бакый дөньяга күчкәч, гөнаһларың ярлыканып, сират күперен ут тизлеге белән үтеп чыгарсың. Корбан чалырга хәле, вакыты, мөмкинлеге булып та, аны эшләмәгән кеше ислам диненнән ераклаша дигән сүз. Корбан каны агызылмаган өйдән Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен ала. Ул өй ызгышлар, борчу, хәсрәт чишмәсе булыр", - диелә изге китапта.

Салтыйган авылы мәчетендә узган Корбан ашында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, бөтен мөселман дө­ньясы билгеләп үтүче Корбан бәйрәменең асылы турында сөйләп, диннең кешеләрдә әхлак, бер-бе­реңә ихтирам, хөр­мәт, яр­дәмчеллек хисләре, акыллы балалар тәр­бияләүдәге өлешенә басым ясады. Корбан ашын менә икенче елын инде "Алтын кыр­­лар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмов уздыра. Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалдырып, авыл мөселманнарын бер табын артына җыя ул. Тормыш иптәше Гөл­синә ханым белән улы Раил дә килгән иде. Үзе Кайбыч төбәгендә туып-үсмәсә дә, аның халкын яратып, үз итеп яшәве эш-гамәлләрендә күренә җитәкченең.

- Барыгызны да әлеге олуг бәйрәм белән кайнар котлап, һәрбарчагызга җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телим, - диде Рамил Шамилевич. - Сезнең барыгыз да колхозда эшләп, туган төбә­генең муллыгын арттыруда армый-талмый көч куйган. Бүген җәмгыятьтә балаларыгыз, оныкларыгыз сезнең юлны дәвам итә. Уңышларыбыз турында барыгыз да хәбәрдар. Әле менә бүген шикәр чө­гендере алуны төгәллә­дек, хәзер аны кырдан ташыйсы гына калды.

Салтыйган авылы мулласы Равил Закиров җәмгыять җитәкчесенең иманлы булуына рәхмәт әйтеп:

- Рамил Шамил улы һәр очрашуында, мәчеткә без­­дән ярдәм кирәкмиме, со­рагыз, кыенсынмагыз, дип кызыксынмыйча калмый, - ди­де.

Сал­тыйганда дини дәресләрне үткәрү көнен Дамир хәзрәт 16 ноябрьгә билгеләде. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова бу авыл халкының аеруча бердәм икәнлеген искәртте. Шулай булмый ни, бәйрәм табынын да бергәләп әзерләгәннәр. Зөбәрҗәт апа Хәсәнова пешергән йөзем бәлеше, Гөлсинә Камалованың пироглары авызда эреп китә. Милли ризыклар белән мул табын әзерләүчеләрнең ба­­­рысына да рәхмәт­лә­рен белдерделәр. Ә рәх­мәт­нең иң зурысы Рамил Ша­мил улы һәм аның гаиләсенә юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган Корбан ашы Корбан Дамир хәзрәт Гыйниятуллин