Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Корбан бәйрәме үтте

25 октябрьдә районның барлык татар авылларында, шул исәптән Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мөселман кардәшләрен Карбан бәйрәме белән котлап, бәйрәм вәгазе сөйләде, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовның бәйрәм котлауларын җиткерде, шулай ук ислам диненең биш нигезен искәртеп үтте, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды. Дамир хәзрәт мәчеткә, гает намазына җыелган халыкка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җибәргән вәгазьне җиткергәннән соң, бәйрәм намазы укылды. Аннан соң, мөселман кардәшләребезне мәчетә шушы көннәрдә балалар, хатын- кызлар, ир- атлар өчен оештырылучы дин сабакларына чакырды. Ул оештыру дәресе 2 ноябрьдә кичке сәгать 6 да булачагын да әйтте. Крбан, гает намазы укылганнан соң, беренче, икенче яки өченче көнне чалына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме