Коръән елы – тынычлык елы
Мөселманнар өчен изге айлардан саналган Мәүлид ае дәвам итә. Шул уңайдан авыллардагы мәчетләрдә бәйрәм табыны артында очрашулар үткәрелә башлады.
Мәүлид ае уңаеннан 7 февральдә районга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин килде. Алар Олы Кайбыч авылы мәчетендә район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыллардагы мәчетләр имамнары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Очрашуны район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән уку белән башлады. Илдус хәзрәт Фәизов, барча мөселманнарны сәламләп, бу елның беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, ислам диненә игътибарны юнәлтү өчен, Коръән елы дип игълан ителүен хәбәр итте. Бу чараның Россиядә һәм республикада тотрыклылыкны булдыру максатында уздырылуына басым ясады. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид бәйрәме үткәрү, борынгы Болгар бабаларыбызның 922 елда Ислам дине кабул иткәннән соң көчле дәүләт төзүләре хакында сөйләде.
- Коръән китабы татарлар үтенече, аларның тырышлыгы белән 225 ел элек 1787 елда Санкт-Петербург шәһәрендә беренче тапкыр җыелма хәрефләр белән бастырыла. Аны китап итеп бастырып, халыкка таратуда әби патшаның өлеше зур була, - диде ул.
Марат Гатин сүзләренә караганда, 2012 елны Коръән елы дип игълан итү халыкта зур кызыксыну уяткан.
- Безгә бу елның нәрсәгә бәйле булуын сорап, бик күпләр мөрәҗәгать итте. Әлеге нисбәттән төрле чаралар уздыра калганда, эшкуарлар ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Бергәләшеп бу эшкә тотынсак, әлбәттә, үзебезнең мирасыбызны ныгытуда, динебезне дөрес юнәлешкә җибәрүдә зур файда булыр. Сез - имамнар, авыл җирлекләре башлыклары - халыкка дөрес юнәлешне күрсәтергә тиеш. Илебездә, ислам дөньясында тәртипне саклау, балаларыбыз, оныкларыбызның якты киләчәге өчен, алда торган РФ Президентын сайлауларда катнашып, үз фикеребезне әйтергә тиешбез, - диде идарә башлыгы.
Җәүдәт Рәшитович Кайбыч җирлегенә шундый зур кунаклар килүенә шат булуын белдерде һәм районда Мөхәммәд Пәйгамбәр хөрмәтенә Югары Кошман мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үткәрелүе, якын көннәрдә шундый мәҗлесләрнең башка авыллар мәчетләрендә дә үтәчәген әйтте. Очрашу барышында Илдус хәзрәт Фәизов район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга алга таба да дин юлында хезмәт кую мөмкинлеге биргән шәһадәтнамә тапшырды. Соңыннан кунаклар Мәүлид мәҗлесендә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев