Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Коръән уку бәйгесендә

Татарстанда игълан ителгән Коръән елы кысаларында районның барлык мәчетләрендә дә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Иң оста укучылар мартның соңгы көнендә Олы Кайбыч мәдәният йортына җыелды.

Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин, Иделаръягы зонасы казые, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, авылларның имамнары, мәчет­кә йөреп, дин сабаклары алучы апа-абыйлар, балалар катнашты. Әлеге бәйге Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиевның Коръән укуыннан башланып китте. Түбән Кошман авылы имамы, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның вәгазеннән соң сүз алган Альберт Илги­зә­рович ислам диненең киләчәк буынны тәрбияләүдәге ролен югары бәяләде, алга таба да динне үстерүгә кулыннан кил­гәнчә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәй­ге шартлары белән таныштырды: конкурста катнашучылар өч төркем­гә бүленеп чыгыш ясаячак. Беренче төркемдә 1-4 класс, икенчесендә - 5-11 класс укучылары, өченчесендә мәчетләрдә дин сабагы алучы апалар катнаша. Һәр конкурсант билет алды, баш­лан­гыч төркемдәгеләр Коръәннән өч сурә, уртанчы төркемдәгеләр ал­ты сурәне яттан сөйләргә һәм ясин сурәсенең берничә аятен китаптан карап укып чыгарга тиеш иде. Алар әзерләнгән арада Фәһим хәзрәт Кайбыч районында диннең торышына югары бәя бирде, Коръән иңдерелү тарихы белән таныштырды, Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында сөй­ләде. Ярышларның иң хәерлесе - Коръән уку ярышы, диде ул, чыгышын тәмамлап.

Кечкенә балалар арасында Югары Кошман мәчетендә белем алучы Илүсә Насретдинова беренче урынны алды. Икенче урын Түбән Кошман мә­четендә укучы Ислам Сабировка бирелде. Иске Чәчкабтан Гөлчәчәк Газыймҗанова өченче урынга чыкты. Ур­та яшьтәгеләрдән Олы Кайбычтан Алмаз Билалов җиңүгә иреште. Икенче, өченче урыннарны Чүтидән Алсу Закирова, Түбән Кошманнан Динара Гатауллина алды. Алар республика күлә­мендә үткәреләчәк Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак. Өлкән яшьтәгеләрдән Олы Кайбычтан Фәүзия Миңнуллина беренче, Борындыктан Ро­за Садриева белән Роза Фазлыевалар икенче-өченче урыннарны яулады. Җиңүчеләргә кыйм­мәтле бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин тапшырды. Дамир хәзрәт бәйгене үткәрүдә спонсорлык ярдәме күр­сәткән Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Россиянең мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил хәз­рәт Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллинга, "Гөбенә" агрофирмасы директоры булып эшлә­гән чорда Альберт Рәх­мәтуллинга, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов та бу чарага үз өлешен кертергә вәгъдә биргән. Дамир хәзрәт дин сабакларының берсен дә калдырмыйча мәчеткә йөргән Олы Кайбычтан Айсылу Бикбовага да истәлекле бүләк әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коръән уку бәйгесе Олы Кайбыч мәдәният йорты муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин Коръән елы

2
X