Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кошман мәчетендә Корбан ашы

Югары һәм Түбән Кошман авылларында яшәүчеләр өчен Корбан бәйрәме авыл мәчетендә ике тапкыр үткәрелде. Изге мөселман бәйрәмнәрен шулай зурлыйлар биредә.

Аның беренчесе абыйлы-энеле Марат һәм Ринат Садриевлар инициативасы белән оештырылды. Хәйрия мәҗлесендә дә алар матди ярдәм күр­сәтте. Табын әзерләүнең барлык мәшәкатьләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре үз өстенә алды. Камыр ризыкларын башта иске мәчеттәге мичтә пе­шер­гәннәр. Аны яңа мә­чет тө­зелгәч сүтмәгәннәр, иске мәчеттә өлкәннәр һәм мәктәп балалары өчен уку классы ачарга уйлаганнар. Ислам дине нигезләренә, гарәпчә уку-язуга Мөслимә Яруллина өйрәтә. Ул үзе Казандагы "Мөхәммәдия" мәд­рәсә­сен тәмамлаган. Монда дин сабагы алырга теләүчеләр тирә-як авыллардан да килә, ул аларның барысын да шатланып кабул итә.

Корбан табынында район башлыгы Альберт Рәх­­мәтуллин да катнашты. Ул Кошман мәчетенең заманча, иркен итеп тө­зе­лүен, дини бәй­рәмнәр үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылуын бил­геләп үтте, иганәче­ләргә рәхмәтен җиткерде. Нәкъ менә алар ярдәме белән дини чаралар бө­тен шартын китереп билгеләп үтелә, мөселманнарга бәйрәм чара­ла­рын­да бергә җыелу мөмкинлеге туа. Район башлыгы әйтү­енчә, барлык авылларда да шәхси эшмәкәрләр ягыннан аңлау бар, алар катнашында авыл җирлекләре башлыклары Корбан бәйрәмен югары дәрә­җәдә үткәрә, ялгызларга, аз керемле гаиләләргә дә өлеш чыгаралар. Якшәмбе көнне кошманлылар кабат бәйрәм мәҗ­лесенә җыелды. Бу юлы мәчет әһелләре үз хисапларына Корбан ашы уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман Корбан ашы