Мәүлид ае
Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа милади белән 571 елның 12 нче рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көнне дөньяга килгән. Дөньядан киткән көне дә шул көнне. Димәк, рабигыль-әүвәл ае - Пәйгамбәребезне искә алу ае.
Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Шушы айда Пәйгамбәребезне искә алу йөзеннән мөселман дөньясында төрле чаралар үткәрелә. Пәйгамбәребез үзе исән чагында туган көнен бәйрәм кылмаган булса да. Аны искә алу, дөньяга таныту өчен төрле чаралар үткәрү - мөселманнарда аны яратудан һәм сагынудан. Ә Аллаһ раббыбыз безгә бер-беребезне яратуны, сагынып искә алуны, бер-беребезгә карата изге догалар кылуны тыймый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә дә Аллаһ Раббыбыз әйткән: «Сине кыямәткә кадәр өммәтең искә алыр. Минем исемемнән соң һәрвакыт синең исемең аталыр", - дигән.
Шуңа күрә без: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», - дип әйтәбез. Шулай ук «Әл-Әзхәб» сүрәсенең 45-46 нчы аятьләрендә Аллаһ раббыбыз пәйгамбәребезнең дөньяга килү максатын әйтеп уза: "Ии, Аллаһының Рәсүле, без сине бәндәләрнең кылган изгелекләренә шәһитлек өчен, аларны җәннәт белән сөендере өчен, җәһәннәм белән куркытыр өчен җибәрдек һәм синең тормышың алар өчен нурландыручы яктырткыч", - диде. Пәйгамбәребезнең тормышы - безнең өчен юл күрсәтүче, янып торган маяк. Без аның тормышын өйрәнергә, сабырлыкларына сокланырга, үзебезгә шушы күркәм сыйфатларын гадәт итеп алырга тиешбез.
- Мөхәммәд галәйһиссәләмне Мин Җир йөзендәге барлык халыкка җибәрдем, - диде Аллаһ Раббыбыз. - Син Бөтен Җир шарындагы халыкка Аллаһ сүзе булган Коръәнне өйрәт, аңлат, - дип Җәбраил фәрештә аркылы шушы вазифаны йөкләде. Хәтта ул укый-яза белмәсә дә. Аллаһ Раббыбыз әйтте: әгәр аның Пәйгамбәрлегенә шик белдерсәгез, булдыра алсагыз, берегез шушы Коръән китабына торырлык китап язып карасын. Йә булмаса, меңнәрчә халыкка хезмәт итә торган берәр аять иҗат итеп карагыз. Пәйгамбәребезнең яшәгән чорыннан соң 14 гасырдан артык вакыт узды. Шушы чор өчендә күп язучылар, галимнәр, шагыйрләр Аллаһы тәгаләнең чакыруын кабул итеп, Коръәни кәрим китабындагы аятьләр кебек шигырьләр язырга тырышып карады, әмма, бу эшнең мөмкин түгеллеген аңлап, Аллаһның кодрәте алдында гаҗиз булдылар.
Шулай ук дөньяда мәшһүрлек буенча, халыкларга билгеле шәхесләр арасында тикшерү уздырдылар. Мәшһүр шәхесләр арасында Майкл Харт исемле галимнең "Йөз бөек шәхес" исемле китабында иң бөек шәхес, китапның беренче битенә үк куелган шәхес Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Чөнки пәйгамбәребез мөселманнарның гына тормышына түгел, ә бөтен дөнья халкының тормышына үзгәреш керттте. Караңгылык, наданлык капкаларын ватып яктылыкка, гыйлемгә, халыкларның әхлак үсешенә китерүче нур ишекләрен ачты.
Шушы язмабызга бәйләп, без Олы Кайбыч мәчетендә укучы һәм теләге булган барлык хатын кызларны 27 гыйнвар, якшәмбе көнне иртәнге 11:00 сәгатькә, ир-атларны көндезге сәгать бергә, балаларны сәгать икегә Пәйгамбәребезнең истәлегенә багышланган хәдисләр кичәсенә чакырабыз. Шулай ук Олы Кайбыч мәчетендә хатын-кызлар өчен яңа уку төркеме оештырыла. Беренче дәрес 30 гыйнварда кичке сәгать алтыда уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев