Мәүлид безне бергә җыйды
Олы Кайбыч авылында узган якшәмбедә пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллалаһу гәләйһи вәсәлләмнең тормышын өйрәнүгә багышланган кичә узды. Ул хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар өчен аерым үткәрелде.
Бәйрәм табыны артында узган бу очрашуда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышында булган төрле вакыйгалар, аның әдәп-әхлагы турында сөйләштек. Килгән кунаклар да үзләре китаплардан укыган һәм әзерләп килгән хәдисләрен сөйләде. Олы Кайбыч авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Ләбибә апа Шәмсетдинова берсеннән-берсе матур эчтәлекле сиксәннән артык хәдис язып алып килгән иде. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы апаларыбыз да хәдисләр, аларның төрләре турындагы белемнәре белән уртаклашты. Җомгага йөрүче ир-егетләребез дә бу кичәдән бик канәгәть булды, белгән сүрәләрен укып, хәер-догалар кылып, вәгазьләр тыңлады. Ә балалар бу кичәдә, бәйрәм өстәлендә сыйланып, үзара ярышлар оештырып, истәлекле бүләкләргә ия булды.
Хөрмәтле газета укучыларабыз! Без елдагыча шушы Мәүлид айларыбызда сезнең белән пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллалаһу гәләйһи вәсәлләмнең тормышын өйрәнүгә багышлап сорау-җавап бәйгесен оештырабыз. Бу конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкне 8 февраль көнне 18:00 сәгаттә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында вәгазъ кичәсендә тапшырачакбыз. Анда барлык райондашларыбызны да көтеп калабыз.
1. Пәйгамбәребез ничә яшендә һәм кемгә өйләнә?
2. Пәйгамбәребезнең ничә баласы була? Аларның исемнәре.
3. Пәйгамбәребезгә вахины китерүче фәрештә.
4. Пәйгамбәребезгә иң беренче иңгән аятьләр.
5. Коръәни Кәримнең кайсы сүрәсендә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә "мин сине ташламадым һәм ачуланмадым" ди.
6. Кайсы шәһәрдән пәйгамбәребезне ташлар белән куалар?
7. Кайгы елында пәйгамбәребез ике якын кешесен югалта. Алар кемнәр?
8. Мөселманнар белән Мәккә мөшрикләре арасында нинди солых төзелә? Исеме, һиҗри ел белән вакыты.
Бу сорауларга җавапны сез почта аша язмача хәбәр итә аласыз. (422330, ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Үзәк урам, 77, Олы Кайбыч мәчете).
Районыбыздагы авыл-мәхәлләләрдә дини дәресләр алып баручы апаларыбыз Иске Чәчкаб авылы имам-хатыйбы Фирдүс Шаһиев хәзрәт җитәкчелегендә 28 гыйнварда Казандагы Г.Камал театрында пәйгамбәребез Мөхәммәд истәлегенә багышланган кичәдә катнашып, вәгазьләнеп кайтты.
Әлеге чараны оештыручы Татарстан Диния нәзарәтенә һәм кичәгә барырга ярдәм итүче районыбыз җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 3 февраль якшәмбе көнне иртәнге сәгать унбердә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында да укучы балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен пәйгамбәребез истәлегенә багышланган кичә уздырыла. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев