Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Мөнәҗәтләр кичәсе

Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Район үзәк китапханәсендә узган "Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр" дип исемләнгән кичәдә катнашучылар да инанды моңа.

Әлеге кичәдә Кошманнан Рузания Хәйретдинова, Мөрәледән Назирә Әдиятова, Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова, Әлфия Закировалар дини мөнәҗәтләр көйләде. Ә Мөрәледән Асия апа Гыйбадуллина үзе иҗат иткән "Гомер - бүләк", "Иләслек", "Уйлан кеше", "Аерма безне Коръәннән" шигырьләрен мөнәҗәт итеп башкарды. Аларның мөнәҗәтләрендә Аллаһы Тәгалә һәм аның пәйгамбәрләре, үлем һәм үлемсезлек, ахирәт тормышы чагылыш тапты. Телдән телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән өлеш кертүче өлкәннә­ребез китапханә методисты Миләүшә Сәлахетдинова үткәргән викторинада теләп катнашты, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөнәҗәт