Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Надежда анакай Ермолаева Татарстан митрополиясе яшьләр активистлары киңәшмәсендә катнашты

Татарстан митрополиясе яшьләр активистларының Раифа монастерында узган киңәшмәсендә православ яшьләр активының "Ышану һәм гамәлләребез" дигән мәктәбе дәресләренә әзерлек һәм аны тиешле югарылыкта үткәрү мәсьәләсе каралды.

Әлеге киңәшмәдә Рус Православ Чиркәвенең Мәскәү патрархиясенең яшьләр белән эшләү бү­леге рәисе урынбасары Вадим Квятский, Казан митрополиясе җитәкчесе Александр Хохлов, шулай ук чиркәү, митрополийларның яшьләр белән хезмәттәшлек итүгә җа­ваплы дин әһелләре катнашты. Мәскәү шәһәрен­нән килгән кунаклар яшьләрне дингә тарту, уртак планнарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү мәсьә­ләләрен карады, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән проектларны тормышка ашыруга актив кушылырга өндәде.

- Кайбычта яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Без җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара тыгыз хезмәттәшлек булдыру юлларын эзлибез, хәйриячеләр белән элемтәләребезне ныгытабыз. Хәзер безнең алда комплекслы миссионерлык яшьләр проекты буенча эш алып бару, мәгариф учреждениеләрендә православ яшьләр төркемнәре оештыру бурычы тора, - дип планнары белән уртаклашты киңәшмәдә катнашкан На­дежда анакай Ермо­лае­ва.

Раифа монастыренда узган бу киңәшмәдә Николай Козлов белән Екатерина Козлова да катнашты. Ә "Ышану һәм гамәлләребез" дигән яшьләр активы мәк­тәбе Казан шәһәрендә апрельдә үтәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надежда анакай Ермолаева Татарстан митрополиясе яшьләр активистлары киңәшмәсе

2
X