Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Кайбыч мәчетенә авыллардагы имамнар җыелды

Мәүлид бәйрәме - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көнен татар халкы буыннан- буынга бәйрәм иткән, туганнарын, кардәшләрен җыеп, мәҗлес үткәргән, Коръән укыткан. Халкымның гореф- гадәтләренә тугры калып, авыллардагы имамнар Олы Кайбыч мәчетенә җыелды.

Иделаръягы районнары казые вазифасын вакытлыча башкаручы Тәтештән килгән мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән сурәләре укудан башлап җибәрде очрашуны. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин имамнарны Татарстан Диния нәзарәте җибәргән документлар белән таныштырганнан соң, Мәүлид бәйрәменең асылына тукталды.

-- Әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар безнең районда гыйнвар ахрына кадәр дәвам итәчәк. Барлык авыллардагы мәчетләрдә дә дин сабаклары алучы балалар, мәчет картларына Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында сөйлибез. 24 гыйнварда Олы Кайбыч мәдәният йортында кич белән вәгазь кичәсе үткәрергҗ җыенабыз,- диде ул.- Рәсүлебезнең могҗизалы тормышы турында уку, тыңлау, сөйләү саваплы эшләрдән санала. Ул Аллаһы улына кешеләрне җылы сүзе, нәсыйхәте, күркәм холкы белән җәлеп итәргә тырышкан. Исламга чакыру Аллаһы Рәсүленең холкына, табигатенә салынган була. Кеше сусыз һәм һавасыз яши алмаган кебек, ул дәгъвәтсез тора алмаган, вәгазьләре, гамәлләре белән һәркемнең күңеленә барып җитәргә тырышкан. Без дз шундый булсак иде.

Җыен барышында имамнар проблемалары, газга, коммуналь хезмәтләр өчен, салымнар түләү турында да фикер алышты.

-- Безнең Тәтеш районында да имамнар нәкъ шундый проблемаларга юлыга. Мәчетләрне яшәтү өчен элек акча җиткерә алмый, чыгымнар керемнәргә караганда күбрәк була иде. Шуны искә алып, без берничә ел элек дини мәҗлесләрдә җыелган садака акчасын мәчет файдасына бирү тәкъдимен керттек. Ул вакытта каршылыклы фикерләр дә булды. Без аны мәҗлес үткәрүче хуҗаның матди хәленә карап эшләдек. Хуҗа үзе дә мохтаҗ булса, акчаны аңа калдырабыз, хәлле кеше үзе үк садака акчасын мәчеткә тапшыра. Моны мәҗлес барышында ук рәсмиләштерү хәерле. Без акчаның исәбен алып, хуҗага квитанция биреп калдырабыз. Шулай эшләгәндә, сезгә хисап тотуы җиңелрәк була. Акчаның башка максатларга тотылмавын раслый аласыз, - дип аңлатты Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.

Җыеннан соң имамнар Мәүлид ашына кафега җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәчетенә авыллардагы имамнар җыелды