Һәркем белергә тиешле 6 фарыз
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Гәләмнәрнең Раббысы Аллаһы тәгалә шушы дөньяга адәм балаларын хәлифә кылды, ягъни, хуҗа итте һәм дөньядагы барлык нәрсәләрне дә адәм баласына хезмәт итү өчен яратты. Чыннан да, җир өстендәге, җир астындагы бөтен байлык һәм төреклек кешеләр файдасына хезмәт итә.
Әмма без, кешеләр генә, бүгенге көндә үз кыйблабызны югалтып, шушы нигъмәтләрне безгә бирүче Аллаһы тәгаләне онытып, аның биргән нигъмәтләренә тиешенчә рәхмәтләребезне әйтеп, ризалыгыбызны белдереп яшәмибез. Ә, киресенчә, дөнья нигъмәтләрен көннән-көн күбрәк кулланып, шул ризыкларны безгә бирүче хуҗабызның исеменнән дә, безнең өстебезгә куйган бөек вазыйфаларыннан читкә китәбез. Ә бит бу дөньяда һәрбер нәрсәнең үз тәртибе, яшәү кануннары бар. Аллаһы тәгалә безне бу дөньяда үзебезне генә калдырмады, без адашмасын, бәхетсезлеккә эләкмәвебез өчен үзенең Илаһи китапларын бирде һәм аларның соңгысы - Коръәни кәрим. Ул китапта Аллаһы тәгалә безгә файда китергән нәрсәләрне тиешле кылды, зарар китергән нәрсәләрне тыйды һәм алардан ерак торырга кушты. Аллаһы тәгаләнең һәрберебез өстенә йөкләгән һәм аны үзебез генә үтәсәк, өстебездән төшә торган әмерләре бар. Шулай ук җәмгыятебез өстенә йөкләп, арабыздан берникадәребез үтәсә, калганнарыбызның өстеннән төшә торган, ә беребез дә үтәмәсә, бөтен авыл гөнаһлы булып кала торган 6 фарыз кифая бар.
1. Берәү сәләм бирсә, аңа сәләм кайтару. 2. Берәү төчкереп, "Әлхәмдүлилләһи" дип әйтсә, аңа "Йәрхәмүкәллаһу" дип җавап кайтару. 3. Берәү авырса, аның хәлен белергә бару. 4. Берәү ашка чакырса, ашка бару. 5. Берәү эшкә чакырса, эшкә бару. 6. Берәү үлә калса, аның җеназасына бару (ягъни кадер-хөрмәт белән күмү). Аллаһы тәгалә безнең һәркайсыбызга да өстебездә булган бурычларыбызны үтәп яшәргә насыйп итсен. Ә бит безнең вакытыбыз, саулыгыбыз булып та, шушы 6 фарызны үтәүдән качып йөрсәк, Кыямәт көнендә Аллаһы тәгаләбезгә нәрсә җавап бирәчәкбез?
Олы Кайбычта
зиратында өмә
Олы Кайбыч авылы зиратында яңа һәм иске зиратны бүлеп торучы каберләргә агачлар аву куркынычыннан чыгып, алар киселде. Шул агачларның ботакларын кисеп, чистарту эшләрен башкару өчен 17 февраль, якшәмбе көнне иртәнге 9:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр өмә оештырыла. Без авылыбыздагы ир-егетләрне бензин белән эшләүче һәм гадәти пычкылар, балталар белән өмәгә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев