Рухи тамыр – изге йолалар
Бу атнаның якшәмбесендә христиан дөньясында иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Пасха билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый сүзләр бар:
"Православие динен тотучы барча кешене төп дини тантана булып торучы якты Пасха бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклим. Дингә ышанучы кешеләр Христосның яңадан терелүен яңару, өмет һәм әхлакый бурычка тугрылык символы буларак кабул итә. Кешене ярату идеяләрен раслап, Пасха вөҗдан буенча яшәүгә, игелекле булырга, кайгыртучанлыкка һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята. Православие дине йогынтысында барлыкка килгән шушы идеаллар һәм кыйммәтләр, ислам дине һәм башка традицион диннәрнең әхлакый нигезләре кебек үк, республика халкы рухиятенең ныклы нигезе булып тора. Шушы тантаналы көндә тынычлык һәм мәхәббәт, игелек һәм иминлек, иң якты өметләрегезнең чынга ашуын телим. Пасха бәйрәменең тормышны раслаучы рухы районыбыз файдасына яңа казанышлар яулар өчен көч бирсен".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев