Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Сәдака бирү Аллаһның ачуын сүндерә

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Расулебез Мөхәммәд Мостафа саләллаһу гәләйһи вәсәлләм хәдис-шәрифендә әйтә: "Үзегезне бер хөрмә кисәге белән булса да җәһәннәм утыннан коткарыгыз, бер кисәк хөрмә белән сәдака бирегез. Әгәр анысы булмаса, кешеләргә карата тәмле телле булыгыз, шушы сүз белән үзегезне коткарыгыз" дигән.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кә­римнең Зәәрийәть сү­рә­се, 56 аятендә әйтә: "Һичшиксез җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт итсеннәр дип яраттым". Димәк, адәм баласы гыйбадәт өчен яра­тылган. Кайбер кешеләр "гый­ба­дәт сүзе нәр­сә­не аң­лата?" дип сорау бирергә мөмкин. Гыйбадәт ул намаз уку, сәдака би­рү, хаҗга ба­ру, ураза то­ту, гөнаһлардан саклану, ягъ­ни, бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, Аллаһының ризалыгын өмет итеп, изгелекләр эшләү - барысы да гыйбадәт булып санала.

Раббыбыз Аллаһы Тәга­лә Коръәни Кәримдә Маи­дә сүрәсе, 2 нче аятендә әйтә: «Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Гө­наһлы булып, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булыр». Ме­нә бу аяттә күрәбез Аллаһы Тә­галә безгә яхшылыкта изгелектә бер беребезгә ярдәм итүдә бер­ләшергә боера.

Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда бе­лән әй­ләнеп кайтачак, чөнки сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйт­те: «Өс­тә­ге кул астагы кулдан хәерлерәк», - диде. Сәдака бирү Аллаһның ачуын сүндерә. Гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә бу­ла һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәла­ләр­дән дә имин кылачак. Раббыбыз Аллаһ - юмарт зат һәм юмартларны ярата, җән­­нәткә дә беренче булып юмартлар керәчәк.

Әллә Аллаһы Тәгалә те­лә­сә мохтаҗларга һәм авыруларга булыша алмый, дип уйлыйбызмы? Һичшиксез ярдәменнән ташламый. Әмма Аллаһы Тәгалә без­не сыный. Шайтан, без сәдака бирергә теләгәндә дә, әйтә: «Бир­мә, малың бетә бит, азая», - ди. Без онытмаска тиеш: малны шайтан тү­гел, ә Аллаһы Тәгалә бирә. Ал­лаһ сабырлар һәм юмартлар, игелекле бәндәләр бе­лән. Бу турыда "Фус­сый­ләт" сүрәсенең 30-32 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Дө­рес­лектә, иман китергән кешеләр: безнең тәрбиячебез - Аллаһ, диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фә­рештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахи­рәттән курыкмагыз һәм дө­ньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахи­рәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзер­лән­гән җән­нәттә кү­ңелләре­гез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гө­наһларыгыз ярлыканган хәлдә, Аллаһның җәннәт­ләренә керерсез", - дияр­ләр.

"Кайбыч таңнары" газетасыннан Зур Урсак авылының Амалия исемле нәни кызына ярдәм кулы сузарга кирәклеген укып белдек. Изге эшкә имамнарыбыз, мө­селман кардәшләребез дә теләп кушылды. Әгәр ярдәм кулы сузарга теләсәгез, сәдаканы үз авылыгыздагы имамга тапшыра аласыз, ә имамнар үз чиратында бу хәерне 4 декабрь көнне Амалиянең әнисенә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амалиягә ярдәм