Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Ә сез корбан чалдырасызмы?

Корбан бәйрәме алдыннан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдыручы газета укучыларыбыздан кызыксынырга булдык: быел да бу гамәлне башкарырга уйлыйлармы?

Морза Бәрлебашында яшәүче Әмир ГАРИФУЛЛИН ел саен корбан чалдыручы дистәдән артык авылдашларының исемен атады. Урман буенда урнашкан бу авылда тырыш халык яши, мул уңыш үстерә, умартачылык алга киткән. Халкы исә ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, тарихын саклый.

Фәүзия БОРҺАНОВА, 76 яшь:
Хуҗалыгыбызда сарыклар асрыйбыз, үзем үстерәм, корбанга дигәнен яздан ук билгеләп куйган идем. Елдан артык симертәбез үзен. Корбанны ел саен диярлек чалдырырга тырышабыз.

Гөлчәчәк ГЫЙБАДУЛЛИНА:
Каенатабыз Фоат исән чагында корбанны ел саен чалдыра идек, хәзер дә бу гамәлне ел саен башкарырга тырышабыз. Ул хаҗга барып кайтты, аның өчен Корбан бәйрәме аеруча көтеп алынган көн була иде. Хәзер без, аның балалары, шул ук гадәт буенча яшәргә тырышабыз. Бал кортлары асрыйбыз, быел уңыш та әйбәт булды, татлы, файдалы балга кинәндек. Әниебез Әлфинур фикеренчә, һичшиксез, зәкәт түләргә бурычлыбыз, мондый уңышлы елда бигрәк тә. Корбан чалдырырга уйлыйбыз. Ике ай алдан ике бәрән алдык: берсен Норлаттагы ятимнәр йортына тапшырырга уйлыйбыз. Икенчесен туганнар, мохтаҗларга дип тәгаенләдек, табын ашы уздырачакбыз. Сез дә килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ә сез корбан чалдырасызмы?