Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кайбыч имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды

Олы Кайбыч авылы мәчетендә район авыллары имамнары катнашында узган җыенда имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырдылар.

Район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчетләрдә ягу сезонын башлау, котельныйларда газ приборларын карап тору мәсьәләләренә тукталды. Дамир хәзрәт имамнарга Ябалак авылына билгеләнгән яшь имам Раил хәзрәт Галәвов белән таныштырды. Ул арада кунаклар - Татарстан мөфтие ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм аның урынбасары Рәмис Хәялиев тә килеп җитте. Рөстәм хәзрәт имамнарга мөфтинең сәламен җиткерде, кыскача гына Диния нәзарәте башкарган эшләргә тукталганнан соң, Коръән укыды.

- Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фәрманы белән республикабыздагы мәчет имамнарына шәһадәтнамә тапшырыла. Үткән еллардан аермалы буларак, быел алар бер елга гына түгел, дүрт елга бирелә, - диде ул, имамнарга, шул исәптән Дамир хәзрәткә дә шәһадәтнамәләр, Коръән китаплары таратып.

- Камил хәзрәт мөфти булып сайланганчы сайлау алды очрашуларын безнең районнан башлаган иде. Аңа Кайбыч төбәгеннән безнең сәламнәрне җиткерсәгез иде. Хөрмәтле хәзрәтләр, хәзер сез законлы имамнар булдыгыз, шуның белән сезне кайнар котлыйм. Россия, Татарстаныбыз, районыбыз иминлеге өчен, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, хезмәт итик, - диде Альберт Рәхмәтуллин .

Район башлыгы имамнарга хезмәт хакы билгеләү мәсьәләсенә дә тукталды. Араларында яшь имамнар да бар, аларга гаиләләрен кайгыртырга кирәк. Мәчетләрдә ремонт алып бару хакында да сөйләштеләр.

- Узган шимбәдә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда ислам диненә карата төрле фикерләр яңгырады. Шуңа күрә мәктәпләрдә диннәр тарихы укытылса, балалар күңеленә яшьтән үк иман сеңдерелер иде, - диде Дамир хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт имамнарны кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан мөфтие ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кайбыч имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды