Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Тәнгә - дәва, җанга – шифа

19 гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениены билгеләп үтә. Крещение кичендә элек-электән кызлар багу белән шөгыльләнгән, насыйп ярларының исемен яки тышкы кыяфәтен алдан белү өчен көзге, шәмнәр һәм тагын бик күп атрибутларга мөрәҗәгать иткәннәр. Кайберәүләр әле хәзер дә бу гореф-гадәтне онытып бетерми.

Изге бәйрәмнең яме - бәкедә су коену. Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, салкын суга чума. Изге су авыруларны алып китә, тән сихәте бирә дигән ышану яши. Кече Мәме авылында яшәүчеләр дә нәкъ шул фикердә. Гадәт буенча авыл халкы ел саен күл буена җыела. 30 градуслы салкыннар да, салкын тидерү мөмкинлеге дә куркытмый аларны. Кече Мәме мәктәбенең физкультура укытучысы Сергей Козин әйтүенчә, быел йоланы үтәргә иртәнге 9дан ук җыела башлаячаклар. Тирә-як авыллардан олысы да, кечесе дә килә бирегә. Киенү, җылыну урыны итеп, палатка куялар, бәкегә төшү-менү уңайлы булсын өчен баскыч ясыйлар. Дөрес, бәкедә коену Крещениеның мәҗбүри йоласы түгел, һәр дин тотучының шәхси эше. Бозлы суда коену кеше өчен зур сынау, ул, бәкедә коенып, үзенең мөмкинлекләрен барлый, чыныга, җанына да, тәненә дә сихәт ала. Чиркәүдәге изгеләндерелгән су исә ел дәвамында бозылмый дип санала. Бу көнне су тылсымлы көчкә ия. Әмма коенуны чын күңелдән башкарырга кирәк, шул чакта гына тәнгә сихәт иярә, күңелгә җиңеллек килә, диләр православие дине әһелләре. Хроник авырулы кешеләргә табиблар бу эштән тыелып торуны киңәш итә. Коену өчен махсус урын сайлау, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү дә мөһим. Суга чумар алдыннан азрак хәрәкәтләнеп җылыналар, әмма моның өчен спиртлы эчемлекләр куллану киңәш ителми. Бәкедән чыккач исә яхшылып сөртенергә, киенергә һәм җылы чәй эчәргә кушалар. Иң мөһиме - суга кергәндә догалар укырга, яки үз сүзләрең белән Аллага мөрәҗәгать итәргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крещение