Җылы очрашу
Салтыйган авылы мәчетендә Мәүлид аена багышлап үткәрелгән очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры Рамил Каюмов, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, аның ярдәмчесе - Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим Сабиров, Салтыйган авылы мәчете имамы Равил Закиров, авыл халкы катнашты.
Дамир хәзрәт Мәүлид аеның тарихы, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы турында вәгазь, илдәге бүгенге вәзгыять хакында сөйләп, болай диде:
- Әле күптән түгел генә Олы Кайбычтагы мәдәният йортында Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов халык белән очрашты. Ул анда мөселманнарга сайлауларда катнашу фарыз, дип, борынгы Болгар бабаларыбыз 922 елда ислам динен кабул иткәч, зур дәүләт төзүләре, шул дәүләттә җитәкчеләр элек-электән халык тарафыннан иң гыйлемле, иң хөрмәтле, лаеклы кешеләрне сайлануы турында сөйләде, - диде Дамир хәзрәт.
Рәмис Хәялиев бу елның ТР Президенты тарафыннан тарихи-мәдәни, Коръән елы буларак игълан ителүен әйтте, район авыллары, шул исәптән Салтыйган авылы тарихына да тукталды.
Рамил Шамилевич кунакларга татар календарьлары таратты, табын әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде.
- Бу җәмгыятьтә Салтыйган - бердәнбер татар авылы. Җитәкче Рамил Каюмов барыбызга да тигез карый, дини бәйрәмнәрне үткәргәндә спонсорлык ярдәме күрсәтә, үтенечләребезне бервакытта да игътибарсыз калдырмый. Аңа авыл халкы исеменнән рәхмәтнең иң олысын юллыйбыз, - диде Равил хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев