Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Хаҗ сәфәреннән кайтты

Ислам динендә һәр мөселманга фарыз булган олу гамәлләрнең берсе - изге Мәккә җирләренә барып хаҗ кылу. Изге китабыбыз Коръәннең "Хаҗ" сүрәсенең 27 нче аятендә дә: "Кешеләр арасында хаҗга баруның кирәклеге турында хәбәр тарат, алар җәяүләп тә, озын юл йөреп, арыган дөяләргә атланып та килер"диелә.

Чүти авылында яшәүче 71 яшьлек Сәяр Шәрәфетдинов та күптәнге хыялын тормышка ашырды: 11 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр хаҗ сәфәрендә булып кайт­ты. Әлеге ерак сәфәргә ул балаларының да матди ярдәме белән барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге Мәккә Ислам Хаҗ

2
X