Кече Кайбыч авылында шәхси эшмәкәрләр Мәүлид ашы үткәрде
Кече Кайбыч авылы элек- электән ислам дине кануннарын, халкыбызның гореф- гадәтләрен саклап килгән, милләтебезгә озак еллар хезмәт иткән Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин кебек олы шәхесләр тәрбияләгән авыл.
Узган атнаның шимбәсендә Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид мәҗлесе үтте. Биредә район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Казандагы мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, шәкерте Раил хәзрәт катнашты.
Кече Кайбыч авылы мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Тимершин кунакларга авыл, мәчетләр тарихын, борынгы каберлекләр, авылдан чыккан дин әхелләре турында сөйләде. Авыл аксакалы Әүхәдулла ага Биктаһиров мәчет эшчәнлегенә, Мәгъсүм хәзрәтнең динне үстерү, яшьләрне дингә тартудагы эшчәнлегенә тукталды, аңа авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.
- Шәхси эшмәкәрләрнең матди ярдәме, оста пешекче хатын- кызларыбыз тырышлыгы белән мул табын әзерләнде. Бәйрәм үткәрүгә көчен керткән барчагызга Ходай Тәгаләнең олы рәхмәте яусын, эшләрегез уң булсын, гаиләләрегезгә тынычлык, тату тормыш телим, - диде Мәгъсүм хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев