Надежда анакай Ермолаева Татарстан митрополиясе яшьләр активистлары киңәшмәсендә катнашты
Татарстан митрополиясе яшьләр активистларының Раифа монастерында узган киңәшмәсендә православ яшьләр активының "Ышану һәм гамәлләребез" дигән мәктәбе дәресләренә әзерлек һәм аны тиешле югарылыкта үткәрү мәсьәләсе каралды.
Әлеге киңәшмәдә Рус Православ Чиркәвенең Мәскәү патрархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге рәисе урынбасары Вадим Квятский, Казан митрополиясе җитәкчесе Александр Хохлов, шулай ук чиркәү, митрополийларның яшьләр белән хезмәттәшлек итүгә җаваплы дин әһелләре катнашты. Мәскәү шәһәреннән килгән кунаклар яшьләрне дингә тарту, уртак планнарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен карады, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән проектларны тормышка ашыруга актив кушылырга өндәде.
- Кайбычта яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Без җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара тыгыз хезмәттәшлек булдыру юлларын эзлибез, хәйриячеләр белән элемтәләребезне ныгытабыз. Хәзер безнең алда комплекслы миссионерлык яшьләр проекты буенча эш алып бару, мәгариф учреждениеләрендә православ яшьләр төркемнәре оештыру бурычы тора, - дип планнары белән уртаклашты киңәшмәдә катнашкан Надежда анакай Ермолаева.
Раифа монастыренда узган бу киңәшмәдә Николай Козлов белән Екатерина Козлова да катнашты. Ә "Ышану һәм гамәлләребез" дигән яшьләр активы мәктәбе Казан шәһәрендә апрельдә үтәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев