Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 4 ноябрьдә Һиҗри буенча яңа 1435 нче ел башлана

    3 ноябрьдә, кояш бату белән, Зөлхиҗҗә ае тәмамлана һәм 1434 нче ел ахырына якынлаша. Мөселман календаре буенча 1435 нче ел Мөхәррәм ае белән башлана.

    Бөтен Ислам дөньясында Мөхәррәм ае бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала. Мөхәррәм ае - Аллаһы Тәгалә әйтеп үткән дүрт изге айның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә шушы дүрт ай турында безгә: «Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе - сугыш хәрәм булган айлар, ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары", - дип хәбәр итә.
    Аятьтә әйтеп үткән айларда барчабызга да начар, гөнаһлы гамәлләрдән сакланырга кирәк. Изге айларда мөселманнар, бер-беренә күбрәк ярдәм күрсәтеп, бер-беренә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булып көн итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре шул дүрт айда безнең күбрәк яхшы гамәлләр кылуыбызны тели.
    Ибн Aббәс Аллаһның: «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз» дигән сүзен тәфсир итеп, болай дип әйткән: «Нинди генә ай булмасын, гөнаһ гамәлләр кылырга, әлбәттә, ярамый. Ләкин Аллаһы Тәгалә барча айлардан дүрт айны гына әйтеп үтә, бу айларда начар-явызлыктан тыелырга әмер итә, чөнки бу айлар Аллаһ каршында бигрәк изге, вә изге айларда кылган яхшылыкларның һәм гөнаһларның дәрәҗәсе дә зуррак була»
    Әбү Бәкер хәзрәтебез (Аллаһ Тәгалә аның белән разый булсын!) Пәйгамбәребезнең: «Елның унике ае бар, бу айларның дүртесе изге булыр: Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм вә Рәҗәп ае…» дигән сүзләрен безгә җиткерә.
    Соңыннан Аллаһның Илчесе: «Әгәр дә тынычлыкта, мөселман булып вафат булырга һәм шайтанның явызлыгыннан сакланырга теләсәгез, бу айларны хөрмәт итегез, ураза тотыгыз вә истигъфар кылыгыз», - дип әйтә.
    Мөхәррәм ае үзенең изгелеге, мөкаддәс булуы аркасында «Мөхәррәм» дип йөртелә. Мөселманнар, Мөхәррәм аенда нәфел-уразасын тотып, Мөхәммәд с.г.в. сөннәтен үтиләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң саваплы уразалардан - Мөхәррәм аенда тоткан ураза», - дип әйтә. Мөхәррәм аенда булган ураза Гашура уразасы дип әйтелә.
    Мөхәррәм аеның унынчы көне динебездә «Гашура» көне дип санала вә «Гашура» сүзе гарәпчәдән унны аңлата.
    Гашура уразасының әҗере бигрәк зур. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Гашура көнне тоткан ураза үткән елда кылган гөнаһлардан каффәрәт булыр», - дип әйткән. Ягъни бу уразаны тотучы бәндәнең үткән елда кылган кече гөнаһлары гафу ителер. Ә икенче хәдистә: «Гашура уразасының тоткан бер көне утыз ел буе тоткан уразаның савабына тиң булыр», - дип, сөнечле хәбәр бирә.
    Гашура уразасы ике көн: Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы, я унынчы һәм унберенче көнендә тотыла. Пәйгамбәребез: «Бу көнне кем теләсә, шул ураза тотсын», - дип әйткән. Бу безгә Гашура уразасының фарыз түгеллеген, ә мөстәхәб, ягъни яхшы гамәлләрдән булуын раслый. Шушы көннәрдә мөэминнәр сәдака өләшәләр, мескен-ятимнәрнең, сырхау кешеләрнең барып хәлләрен беләләр.
    Шулай ук Гашура көнне мөселман бәндәләр туганнарны, балаларны сөендерәләр, мәҗлесләр коралар, буш вакытларын Коръән укып һәм башка изге гыйбадәтләр кылып үткәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: