Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Аллаһ йортында игелекле гамәл кылынды

    Рабигүл-әүвәл аеның җомга кичендә Борындык авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

    Бу бәйрәмне үткәрү за­рур­лыгын заман үзе та­ләп итте. Авыл халкы елдан-ел дингә тартыла баш­лады. Мәчеткә өлкән буын белән бергә урта буын кешеләре дә, балалар да йөри. Дингә тартылу бар, ләкин күбебез аның асылын аңлап бетерми. Безнең яшьлек совет чорына туры килде. Чорына күрә дөресме-ялганмы, яхшымы-яманмы, һәр яңалыкны хөрмәт итеп, тиешле кануннардан тайпылмыйча, тормыш таләп иткән бурычларны төгәл үтәп яшәргә тырыштык. Йөрәк­тә, күңелдә ихластан инану бар иде. Демократия җилләре исә башлагач, элеккеге тормышка инану бетте, яңа­сына ышанырга белми, икеләнеп яшәдек. Халык аптырашта калды, без аңламый торган тирән упкын хасил булды. Бердәмлек, татулык, ихласлылык, тәкъвалык җи­тенкерәми башлады. Һәр­кем үз мәнфәгатен генә кайгыртып, үз-үзенә бикләнеп яшәүне хуп күрде. Менә шушы мәсьәләгә ачыклык кертте бу бәй­рәм.

    Мәчеткә бу көнне намаз укырга йөрүче ир-атлар, дин юлына баскан хатын-кызлар һәм мәчеттә дин сабакларын өйрәнүче ир һәм кыз балалар - 50дән артык кеше килде. Иң әүвәл бердәм рә­веш­тә җомга намазын укыдык. Мәчеткә җыелган халык Мәүлид кичәсенең фазыйләтләре турында зур игътибар белән тыңлады. Бу бәйрәмне уздыруның төп максаты - Ислам ди­не гыйбадәтләрен һәм гореф-гадәтләребезне үзгәртмичә саклау, өйрә­нү һәм якыннарыбызга вә балаларыбызга өйрәтү.

    Аллаһыга шөкер, безнең әби-бабаларыбыз Хак туг­ры динебезне тотты, сакладылар, Аллаһы Тәгалә аларга рәхмәт әйләсә иде. Без - мөэмин мөселманнар, бердәм булып, бабаларыбыз юлыннан барырга тиешбез. Хәзерге вакытта күп­төрле фиркаләр барлыкка килде. Имам Әбү Хәнифә мәз­хәбе кануннары белән гамәл кылып гомер ки­чәргә тиешлегебезне ис­тән чыгармасак иде. Аллаһы Тәгалә безгә мәдәд биреп, сабырлык, түзем вә изгелек насыйп итсә иде!

    Икенче булып сүзне авыл­ның имам-хатыйбы Минһаҗетдин улы Равил хәз­рәт алды. Ул моңлы аһәң­ле итеп Мәүлид догасын укыды. "Мә кәнә" аятьләре белән таныштырды. Бәй­рәмдә катнашучылар алдында Мөхәммәдия мә­д­рә­сәсе шәкерте Усман кызы Әлфия "Мәүлидин - Нәби бәйрәме" хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Бәйрәмнең дүр­тенче өлеше аеруча файдалы да, шатлыклы да булды. Мәчеткә дин сабагын укырга йөрүче җиде укучының Коръән сүрә­ләрен тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укырга тырышуларына сокландык, сөендек. Беренче сыйныф укучысы Гү­зәл Хәйруллина иман кәлимәсен шартына китереп укыды. Өченче сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина, дүртенче сыйныфта укучы абыйсы Булат Хуҗин белән күңелгә ятышлы итеп укыдылар. Дүртенче сыйныфтан Ил­мир Шәмсетдинов, бишенчедә укучы Алисә Вәлиева, Илназ Хуҗиннар да алардан калышмады. Җиденче сыйныф укычысы Ландыш Гыймадиеваның Коръән сүрә­лә­рен укуы сокландырды. Авылыбызда дин юлына шулай зур теләк белән басучы балалар булуы һәм аларның артуы шатлык түгелмени?! Без, өлкән­нәр, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә бурычлы, дип уйлыйм. Укучы балалар бу көн­нәр­дә быел игълан ителгән Коръән елы уңаеннан оештырылачак Коръән уку бәйгесенә әзерлек бе­лән мәш­гуль. Иншәаллаһ, март аенда авылда, апрельдә районда уздырылачак бәйгедә мактаулы урыннар алырлар, дип өмет­ләнәбез.

    Соңрак кунаклар ашъяулыкларга куелган хәләл ризыклардан тәгам җыйдылар. Элеккеге замандагыча, идәнгә аякларны бөкләп утырып, шәригать­чә тукландылар. Мәҗ­лес табынына ризыклар алуга матди чыгымнар авылыбызның аксакалы, мә­хәллә әгъзасы Ибраһим улы Мансур бабай хисабыннан булды.

    Хәзрәти Әбү Бәкер әс-Сийддикъ (разый Аллаһу ганһ) әйтүенчә, "Кем дә кем Пәйгамбәребез Мө­хәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәллам мәүледен укытырга бер генә дир­һәм (көмеш акча) тотса да, ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр". Мансур бабайга кылган изге гамәлләре өчен Аллаһ Тәгалә аны үзенең шәфә­гатеннән ташламасын, исән-имин гомерләр насыйп итсен иде дигән те­ләктә калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: