Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чисталык ул иманнандыр

    Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Бәкара сүрәсенең 222 аятендә әйтә: "Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата". Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. бер хәдисендә әйтте: "Сез үзегезнең өс киемнәрегезне, аяк киемнәрегезне чисталыкта тотыгыз, чиста һәм пөхтә булыгыз, хәтта сезне бүтәннәр арасыннан танып алырлык булсын".

    Аллаһы Тәгалә безгә динебездә һәр яклап та чис­та булырга һәм чисталыкка омтылырга боера. Мө­селман кешесе үзе­нең җанын да, тәнен дә, киемен дә, яшәү урынын да, һәрбер җәмәгать урынын һәм табигатьне чиста тотарга тырышырга тиеш. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйтте: "Чисталык ул - ярты иман", - диде.

    Йорт тирәсен, яшәү мо­һи­тен чистарту да һәрберебезнең бурычы булып тора. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа (с.г.в.) хәдисендә әйт­те: "Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирә­лә­регезне чистартыгыз..." Әмма үзебезнең йорт тирәсендәге чүп-чарны күршебез ягына себерү, җәмәгать урыннарына ташлап калдыру, табигатьтә кешеләр ял итә торган урыннарга алып барып түгү олы гөнаһ булып тора.

    Кызганыч, бу күренешләрне бүгенге көндә бик еш күрергә туры килә. Юл буйларында тәмәке төп­чеге, сыра шешәләре, кәгазь ауный. Машинада барган вакытта күпләребез эчемлек, ризык капларын, уйлап та тормыйча, тәрәзә­дән очырып кына җибәрә. Тартучылар, тәмәке тартып бер гөнаһ алса, аның тартмасын, төпчеген аяк астына ташлап, тәрбиясезлек күр­сәтә. Ислам динендә чүптән котылу гына түгел, тирә-ягыбызны чүпләмәү дә сорала. Начар гәдәтлә­ребез бе­лән балаларыбызны агуладык, чөнки алар олылардан үрнәк ала. Мисал өчен, балага туңдырма сатып алгач, бик сирәге савытын чүп­лек савытына илтеп җиткерә, күпчелеге аяк астына ташларга тартынмый. Кайберәү­ләр табигать кочагына - агачлык, чокырлар тирәсенә чүп-чарны машинасы бе­лән тау-тау өя. Һичшиксез, бу гадәт­лә­ребез­дән арынырга кирәк. Мон­дый гамәлләребез белән Аллаһы тә­га­лә каршында да, җәмгыять каршында да олы гөнаһлы булып калабыз. Аллаһы тәгалә җир шарын, галәмне безнең өчен юктан бар кылды. Бу тормыш - Аллаһы тәгаләнең бөек бер бүлә­ге. Дөньяда яшәү һәркем­гә бер генә тапкыр бирелә. Әгәр якты дөньяның кадерен бел­мәсәк, Алла­һы тәгалә каршында тәр­биясезлек күр­сәтсәк, җән­нәт ерак булыр... Апрель-май айлары республика күлә­мендә чисталык ае буларак игълан ителде. Шушы эштә һәммәбез дә күмәк катнашып, яши торган җиребезне, илебезне чисталыкта һәм пөхтәлек­тә сакласак иде.

    Быел зиратларыбызны чистартуга да аеруча игътибар биреләчәк. Бу турыда район башлыгы Аль­берт Рәхмәтуллин да имамнар җыелышында әйтеп китте. 6, 13 май көннәре район күләмендә зиратларны чистарту көн­нәре итеп билгеләнде. Мәңгелек йортны тәртип­тә тоту мәчеткә җомга намазына йөргән кешеләрнең генә бурычы түгел - барыбызның да олы бу­рычы. Барыбызның да вафат булган әти-әниләре, әби-бабалары, якыннары, кардәшләренең каберләре бар анда. Зиратларны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертсәк иде. Кайбер авылларда халыктан хәер җыелып, төзекләндерү алып барылды, мисал өчен Кошман, Борындык, Чүти, Морза Бәр­лебашы, Мөрәле, Иске Чәчкаб авылларында зират тирәләре матур итеп эшләнгән. Быел Олы Кайбычта да зиратка матур капка, кабер казу кораллары куя торган яңа сарай ясау һәм мәчет тирәсен яңарту нияте бар. Зур эшләрне һәрвакытта да халык белән берлектә башкарып килдек, быел да 21-29 апрель көннә­рен­дә халыктан ирекле хәер кабул ителә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: