Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Дуслык белән көчле без

    Төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенең чын чагылышы ул безнең Кайбыч төбәге. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан редакциягә Бәрлебашы авылында яшәүче хәбәрчебез Фәридә Рәхмәтуллинадан килгән хатта да бу ачык чагыла:

    Юлчы, әгәр юлың безнең Бәрлебашы аша узса, сусаган да булсаң, нигәдер кәефең дә булмаса, асфальт юлдан туп-туры кизләүгә төшеп мен әле. Аның бер ягыннан Бәрле елгасы ага. Үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәрсең, матур итеп түшәлгән сукмак сине кизләү янына китергәч, матурлыкка сокланып бераз басып торгач, эченә уз. Үзеңне нарат урманында кебек тоярсың. Өр-яңа тигез нарат бүрә­нәләрдән эшлән­гән бу­ра шундый тәмле ис тарата. Бисмиллаңны әй­теп, көмеш суыннан

    авыз иткәч, күңелеңдәге теләкләреңне теләп (су буенда теләгән теләк кабул була, диләр), утыргычында ял итеп ал. Бөтен борчу-мәшәкатьләрең монда онытылып калыр.

    Бу искиткеч матур, нараттан эшләнгән ике бүлмәнең берсе су алу, икенчесе кер чайкау өчен. Улак яннары цемент белән катырылган, кер куярга да урыны бар, тустыганнар, сөлгеләр эләргә шүрлекләр куелган, бизәкләп эшләнгән ике тәрәзәле, дүрт ишекле ул, тирә-ягы кыйммәтле рәшәткә белән уратып алынган.

    Әлеге кизләү авылдашыбыз Альберт Рәхмәтуллин инициативасы hәм ярдәме белән эшләнде. Мондый егетләре булганда авылыбыз hич тә юкка чыкмас. Кече Кайбычның уңган балта осталары Илсур Җамалетдинов бе­лән Фәнил Әхтәриев эшләде бу кизләүне. Авыл халкы аларга рәхмәтле.

    Газеталарда авыллар бетә дип чаң сукканда, безнең авыл елдан-ел матурлана. Асфальт юл авыл уртасына кадәр килгән, 200 баш мөгезле эре терлек өчен эш­лән­гән фермабыз гөрләп эш­ләп тора, мәктәбебез дә ябылмады, мәчетебездән ураза ае буе азан тавышы яңгырады. Аны авыл мулласы Илгизәр абый һәм тугызынчы сыйныфны тә­мамлагач, Казан шә­hә­ре­нә укырга киткән, кечкенәдән дин белән кызыксынучы Фирнат әйт­те.

    Авылыбыз рус белән татар катнаш безнең. Үз­ара дус-тату яшибез. Сугыш ветераны Дуся әби: "Азан тавышын урамга чыгып, елый-елый тыңлыйм, бу бит Аллаhы Тәгалә сүзләре, Аллабыз бер бит, диннәребез, телләребез генә төрле," -ди.

    Татар зираты да, рус зираты да чип-чиста бездә. Өмә белән бергә җыелышып чистарталар. Татар зиратын ел да Низам абый Шәрәфетдинов берүзе чаба, печәненнән бигрәк, чиста торсын, кычыткан үсмәсен, ди.

    Авылыбызда өйләнеп, башка чыгып, яңа өйләр җиткереп керүчеләр дә шактый. Авыл халкы каралты-курасын, өй тирәләрен яңартып тора. Агрофирма быел икмәген дә, печән-саламын да мулдан бирде. Аларга да рәхмәт укый халык.

    Ике яктан да урман белән уратып алынган авылыбыз халкы җәй буе җиләген, гөмбәсен мул итеп хәзерләде, шә­hәр­ - ләрдән, башка авыллардан да килеп җыючылар күп булды. Менә шулай матур гына, тыныч күңел белән кышка кереп бара авылыбыз. Ходай Тәгалә барыбызга да исәнлек саулык биреп, киләсе җәйләрне дә күрергә насыйп итсә иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: