Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында Мәүлид ашы узды

    Биредә безнең җирлектәге һәм башка шәһәр-районнардагы караучысыз ялгыз калган, төрле милләттәге әби-бабайлар дус-тату яши.

    Әлеге әби-бабайлар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм пәйгамбә­ребез Мөхәммәд мостафа саллаллһу гәләйһи вәсәлләм, башка пәйгамбәрләр, аларның һәммәсенең дә вазыйфалары бер- кешелек җәмгыятен һидәяткә күндерү икәнлеге турында вәгазь сөй­ләнде. Бу чараны үткәрүдә Олы Кайбычтагы мәчеттә укучы шәкертләр һәм узган елларда дин сабаклары алган апалар ярдәм итте. Алар, игелек кылыйк, дип, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә өйләрендә тәм-томнар да пешереп килде. Шәхси эш­мәкәрләр Гөлия Гарафетдинова һәм Гөлия Мотыйгуллина да бу изге эшкә үз өлешләрен кертте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: