Кайбыч мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышында дини тәрбия турында сөйләштеләр

Кайбыч район мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышы имамнар белән киңәш-табыш итү рәвешендә башланып китте. Мәчетләргә яшь буынны тартасы, яман гадәтләрне үз итеп, тормыш юлында адашканнарга да ярдәм күрсәтәсе иде, диләр мөхтәрәм имамнарыбыз.
Фикер алышу барышында аларның бу теләкләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хуплады гына:
- Дөрестән дә, яшьләрне мәчетләргә китерү өчен аларга дин сабаклары бирүне оештырасы иде. Ул түләүле эш түгел, хөрмәткә лаек остазлар аны намусы һәм иманы кушуы буенча эшли. Яшь буынга дин тәрбиясе бирүчеләргә хөрмәт йөзеннән һәрьяклап ярдәм күрсәтү зарур, - диде ул.
Мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтүенчә, 2011-2012 елларда райондагы 12 мәчеттә укулар оештырылган. Нәтиҗәләре күз алдында - шәкертләр Коръән уку бәйгеләрендә үзләрен күрсәтеп килә. Мөхтәсибәтнең эше моның белән генә чикләнми, билгеле. Мәчетләрдә Мәүлет ашлары, изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре, Корбан ашлары уздырыла. Авылларда, Олы Кайбыч мәдәният йортында Илдус хәзрәт Фәиз, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең проректоры Зөлфәт хәзрәт Галиуллин, мөфти урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм республикада исемнәре танылган башка дин әһелләре белән очрашуларга, вәгазь кичәләренә халык бик теләп килде. Рамазан аенда Төркиядән хәзрәт килүе дә шатлыклы вакыйга булды. Дамир хәзрәт сүзләренчә, быел да читтән кунак чакырып, очрашулар үткәрү мөмкинлеге бар, әлегә бу хакта Диния Нәзарәте белән сөйләшүләр алып барыла. Авылларда оештырылган җәйге дини лагерьларда Казандагы "Ислам кабул итүгә 1000 ел" һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәләре шәкертләре дә балаларга дин дәресләре бирде, бу балалар өчен Сабантуй үткәрелде.
Мөхтәсибәт башка дин вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Турминскоедагы "Изге Троицк" чиркәве атакае Николай Ермолаев белән берлектә укучылар өчен вәгазь укулар үткәрелүе - шуның мисалы. Шундый ук очрашу социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдәге аналар белән дә уздырылган.
- Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү - безнең бурычыбыз. Ярдәм үзегезгә кирәк булса да, тартынмагыз, уйлашырбыз, - диде Дамир хәзрәт. - Иң мөһиме - ачыктан-ачык сөйләшик, Аллаһы Тәгалә алдында да, халык алдында дин әһелләренең йөзе пакь булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.5500
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.14400
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.31000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!46200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12200
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.7500
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.31700
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25200
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.31001
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55600
-
17 февраль 2021 - 16:29Марат Әхмәтов Кошман мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты Быел парламент дәреселәре “Татарстан – безнең уртак йорт”.37200
-
17 февраль 2021 - 13:40Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә. Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.10400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.19100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.22500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!46200
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.31000
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.22500
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.14400
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.5500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика