Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында мәчет төзеткән хәйрияче белән әңгәмә

    Кайбыч районы чиген үтеп кереп, тау төшә башлауга ук, күз алдында мәһабәт манзара ачылып китә: яшел урманнар белән каймаланган киң-якты кырларның нәкъ үзәгендә Колаңгы авылы җәйрәп ята. Авылның елдан-ел яңара барган йортлары арасыннан күккә үрелгән мәчет манарасы әллә кайлардан нурланып-балкып күренеп тора. 1 июньдә - Бәраәт кичә­се көнендә шушы Аллаһы...

    Кайбыч районы чиген үтеп кереп, тау төшә башлауга ук, күз алдында мәһабәт манзара ачылып китә: яшел урманнар белән каймаланган киң-якты кырларның нәкъ үзәгендә Колаңгы авылы җәйрәп ята. Авылның елдан-ел яңара барган йортлары арасыннан күккә үрелгән мәчет манарасы әллә кайлардан нурланып-балкып күренеп тора.

    1 июньдә - Бәраәт кичә­се көнендә шушы Аллаһы йорты манарасына ярымай куелды, 10 июнь­дә гыйбадәтханәне ачу тантанасы булды.

    Ко­лаңгы мәчете төзелешен башлап йөргән һәм төп чыгымнарны күтәргән кеше - Руслан Илһам улы Хафизов. Гәрчә ул үзе башкалабыз Казанда ту­ып үссә дә, нәсел тамырлары да, күңел җепләре дә Кайбыч ягы белән тыгыз бәйләнгән. Әнисе Венера ханым Колаңгы кы­зы. Әтисе исә Әтнә районының Эшкәтә авылы егете була. Алар Казанда техникумда укыган чакларында табышалар, яратышып кавышалар. Мә­хәббәт җимеше булып уллары Руслан дөньяга ки­лә. Киләчәккә якты өмет­ләр баглап яшәп яткан, гомеренең чәчәк аткан бер мәлендә гаилә башы Илһам бакыйлыкка китеп бара. Әле биләвеннән чыгарга да өлгермәгән Руслан яшь тә җиде айлык вакытында ятим кала.
    - Ятимлек, әтисезлек ми­не бик иртә өлгерергә мәҗбүр итте, - дип сөйли ул үзе бу хакта. - Әни авиация техникумын тә­мамлап, 22 нче заводта эшләде. Мине үстерү, аякка бастыру өчен көне-төне тырышты. Ничек тә фатир алу өчен иң кара эшләрне башкарды. Тырышлыгы бушка китмәде, безгә бер бүлмәле квартира бирделәр. Ә аңа ка­дәр, әле завод тулай торагында яшәгәндә ир­тән торасың: гомуми туалет, гомуми юынгыч, гомуми кухня... Тормыш шуны аңлатты: арттан этүчеләрем дә, алдан тартучыларым да юк - миңа үземә тырышырга кирәк. Әйе, дөнья мине балачактан ук олыларча уйларга, олыларча фикерләргә өй­рәт­те. Әнә шул чакта ук мин беркайчан да хәмер эч­мәскә, тәмәке тартмаска, начар юлларга басмаска, күбрәк укырга, белем алырга дип, үз-үземә сүз бирдем. Һәм мин олы-игелекле эшләр генә баш­кара торган зур кеше булуны максат итеп куйдым. Шуңа күрә дә бөтен барлыгымны белем алуга багышладым: мәктәптә гел «биш»легә генә укыдым, аны тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетын, экономика факультетын тәмамладым, аннары Әлмәт нефть институтында читтән торып укып, инженер дипломы да алдым. Тырышлыгым бушка китмәде: шактый гына уңышларга ирештем, дип исәплим.

    - Беренче карашка, Сезгә белем дә, шәхси тормышыгыздагы, хезмәт юлыгыздагы уңышлар да, хәтта мат­ди байлык та, ничектер, җиңел генә бирелә кебек тоелырга мөм­кин...

    - Юк, һич тә җинел түгел. Бу дөньяда нәрсәгә булса да ирешү өчен, беренчедән, тырышлык, икен­чедән, куйган максатыңны дөрес күрә, шул максатка бару юлларын дөрес билгели белергә кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме - җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар туры килгән дә генә Аллаһы Тәгалә синең алдыңда юллар ача. Шөкер, мин бу фәлсәфәне бик яшьли аңлауга ирештем. Монда минем әтиемнең әнисе - Сания әбиемнең йогынтысы көчле булды. Ул Коръәнне яхшы гына бе­лә торган, намазлы-догалы кеше иде. Казанда бездән ерак түгел генә яшәде, шуңа күрә башлангыч сыйныфларда укыган чагымда мәктәптән әбием янына кайта идем, техникумда дәресләре тәмамлангач, әни мине шуннан кереп ала. Менә шул вакытларда әбием минем зиһенемә, күңелемә әкренләп Аллаһы сүзен, иман нурын иң­дергән икән.

    - Мәчет салу - өй салу гына түгел. Аны телә­сә кем эшли алмый һәм теләсә кем эшләргә ти­еш тә түгел. Беренчедән, керт­кән акчаң хәләл булырга тиеш, икенчедән, ул хәләл акчаны биргән кешенең күңеле чиста, нияте изге булырга тиеш. Шушы бик зур батырлык һәм җа­ваплылык та­ләп итә торган га­мәлгә ничек алындыгыз?

    - Мин, әйткәнемчә, кечкенәдән үк һәр сүземне үлчәп әйтергә, һәр гамәлне төптән уйлап эшләргә күнеккән кеше. Мәчет кадәр мәчет төзетергә ниятләгәнмен икән, димәк, мин моңа бик озак уйланулар, эзләнүләр, хәтта тикшеренүләр аша кил­гән­мен, дигән сүз. Әйе, тикшеренүләр аша да, чөнки башта Колаңгы авылында мәчеткә ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булын өйрән­дем. 1930 елларда җи­мер­телгәннән соң, авылда мәчет бинасы булмаган, 1990 елларда мөм­кинлекләр ачылганнан соң да, ни өчендер, төзетелмәгән - бина булдырылган очракта аңа йө­рүчеләр булырмы, буш тормасмы? Шуны ачыкладым: авылда үз өйлә­рендә намаз укучылар, иманлы кешеләр байтак икән, димәк, мөмкинлек тудырылган очракта, алар Аллаһы йортына киләчәкләр. Шу­ның өсте­нә, Колаңгы юл чатында урнашкан, Апас, Кайбыч районнарына, Чувашиягә баручылар шушында кереп намаз укып чыга алачак. Менә шуларның барысын да өйрәнеп-анализлап, финанс мөмкин­леклә­ремне чамалап, булышырдай дусларымны барлап, ният беркеттем. Иң әүвәлдә, әлбәттә, район җитәкчеләре, район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин белән киңәш­ләш­тем. Рәхмәт аларга, ниятемне хуплап каршы алдылар, булдыра алганча булышлык күрсәттеләр.

    - Инде мәчет төзелешенә үзләренең хәләл хезмәтләрен керткән кешеләрнең исемнәрен дә тарих өчен теркәп куйсак иде.

    - Эш проект төзүдән башланды. Аны Казандагы сәнәгать-төзелеш компаниясе җитәкчесе Шәүкәт Хәсәнҗанов башкарып чыкты. Ул шу­шы өлкәдә тәҗрибәле белгеч, үз вакытында Тех­нологик проектлар буенча фәнни-тикшеренү институтын җитәк­ләгән кеше. Ул бу проектка үзенең бөтен осталыгын, җан җылысын салган. Үзегез дә күргән­сездер: сокланып карарлык бина дөньяга килде. Шунысын да әйтик: Шәү­кәт Абделхаҗи улы хәзер үзенең туган җире - Буа районының Иске Суыксу авылында да нәкъ шушы проект буенча яңа мәчет төзетә.

    Колаңгы мәчетенең нигезен Мари-Эл республикасының Мазар Башы авылы егетләре салды. Ә инде бурасын һәм манарасын Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылыннан Заһир Зарипов бригадасы кү­тәрде. Шушы төркемдәге Эльмир, Айдар, Нияз Камалетдиновлар, Фәнис Зарипов, Наил Камалетдинов кулларында ут уйнаттылар. Мәчет территориясе дә алар көче белән тәртипкә китерелде. Манара очындагы ярымай безнең якташыбыз, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин заказы бе­лән Волгодонскидагы заводта мах­сус эшләтелде.

    - Руслан туган, инде мәчет ачылды. Күңелегездә нинди хисләр кайный?

    - Мин Аллаһы Тәгалә каршындагы һәм әби-бабаларымның изге туфрагы алдындагы бурычымның әле берсен генә үтәдем дип исәплим. Әнием ягыннан Минбәян әбием гомере буе гадел хезмәттә булды, ул райпотребсоюзның Колаңгыдагы тимер юл складында мөдир булып эшләде, халыкның ихтирамын казанды. Әбиемнең һәм совет заманнарында има­нын югалтмаган башка хатын-кызларның рухына багышлап, Колаңгыдагы мәчеткә Минбәян исеме бирергә булдык. Мәчет янында мәдрәсә дә эшләя­чәк. Анда Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин дин сабаклары бирергә ризалашты. Укырга йөрергә теләүчеләр дә байтак.

    Күңелдә тагын бер олы хис бар, ул - Аллаһы Тә­галәгә рәхмәт хисе. Чөнки Ул миңа мәчет салырга юл күрсәтте, мөмкинлекләр бирде, ярдәм итәргә, булышырга әзер торучылар белән очраштырды. Нә­тиҗәдә, Кайбыч районының горурлыгы булырдай матур мәчет барлыкка килде. Бу мәчет иманыбыз ныгуга, тормышыбыз яхшыруга бер этәргеч булса иде, дип, дога кылып йөрим.

    - Теләкләрегез чынга ашсын, Руслан Илһамович!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: