Кошман мәчетендә Корбан ашы

Югары һәм Түбән Кошман авылларында яшәүчеләр өчен Корбан бәйрәме авыл мәчетендә ике тапкыр үткәрелде. Изге мөселман бәйрәмнәрен шулай зурлыйлар биредә.
Аның беренчесе абыйлы-энеле Марат һәм Ринат Садриевлар инициативасы белән оештырылды. Хәйрия мәҗлесендә дә алар матди ярдәм күрсәтте. Табын әзерләүнең барлык мәшәкатьләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре үз өстенә алды. Камыр ризыкларын башта иске мәчеттәге мичтә пешергәннәр. Аны яңа мәчет төзелгәч сүтмәгәннәр, иске мәчеттә өлкәннәр һәм мәктәп балалары өчен уку классы ачарга уйлаганнар. Ислам дине нигезләренә, гарәпчә уку-язуга Мөслимә Яруллина өйрәтә. Ул үзе Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган. Монда дин сабагы алырга теләүчеләр тирә-як авыллардан да килә, ул аларның барысын да шатланып кабул итә.
Корбан табынында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул Кошман мәчетенең заманча, иркен итеп төзелүен, дини бәйрәмнәр үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте, иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде. Нәкъ менә алар ярдәме белән дини чаралар бөтен шартын китереп билгеләп үтелә, мөселманнарга бәйрәм чараларында бергә җыелу мөмкинлеге туа. Район башлыгы әйтүенчә, барлык авылларда да шәхси эшмәкәрләр ягыннан аңлау бар, алар катнашында авыл җирлекләре башлыклары Корбан бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрә, ялгызларга, аз керемле гаиләләргә дә өлеш чыгаралар. Якшәмбе көнне кошманлылар кабат бәйрәм мәҗлесенә җыелды. Бу юлы мәчет әһелләре үз хисапларына Корбан ашы уздырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.22600
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.22000
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?6200
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.42600
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.40700
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.36500
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.36400
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14700
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50900
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.31100
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9700
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.16200
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика