Кошманга дин әһелләре килде
Егерме ике кешедән торган делегацияне, ягъни, килгән кунакларны каршы алып, чәй табынына чакырдык.
Мәдрәсәбез һәм мәчетебез белән танышканнан соң, кунаклар, тәхарәт алып, намаз укыды. Мәчетебез Сәбахетдин бабай яшәгән йорт урынына салынган һәм аның исемен йөртә.
Намаздан соң зиратка юл тоттык. Сәбахетдин бабай кабере өстендә яттан ясин сүрәсе укылды. Кунаклар белән бергә район мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә килгән иде.
Дин әһелләре, очрашудан канәгать калып, кунакчыллык өчен рәхмәтләрен җиткереп саубуллаштылар. Без исә, үз чиратыбызда, киләчәктә дә тагын шундый очрашулар-күрешүләр насыйп булсын дигән теләктә калдык.
Фәрит Фәйзуллин,
Олы Кошман мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев