Кыйбла гаиләдә тәрбияләнә

9 ноябрьдә Кайбычка Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дин әһелләре, халык белән очрашуга килде.
Олы Кайбыч мәчете эшчәнлеге белән танышканнан соң ул муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, "Алмаз- Холдинг" зәркән кампаниясе генераль директоры Фәрит Гомәров исеменнән чалдырылган корбан уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты.
Корбан ашы шәхси эшмәкәр Илфат Гобәевның банкет залында үтте. Табынга куелган барлык сый-нигъмәтләрне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин пешекчеләре әзерләгән. Корбан ашында шулай ук район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, район Мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Малова, "Ак Барс" банкы җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, "Ак Барс" банкының Кайбычтагы өстәмә офисы начальнигы Илдус Гайнуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Корбан мәҗлесе Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиевның Коръән укуы белән башланды. Мәҗелес барышында Җәлил хәзрәт корбан чалуның саваплы гамәл булуы турында сөйләде: "Байлыгы якынча 20 мең сум булган кешегә корбан чалу вәҗеп була. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан чалу тиеш. Әҗәте булган кешегә корбан чалу тиеш түгел. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше корбан чалдырган очракта итен үз гаиләсе өчен генә кулланса да дөрес була. Корбан итен өчкә бүләләр. Аның берсе - үзе, икенчесе - туганнары, өченчесе - ятимнәр, мескеннәр, шәкертләр өлеше. Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк", - диде Җәлил хәзрәт.
Мәҗлес азагында, табынга дога кылу өчен сүзне биредәге муллаларның иң өлкәне - Мөрәледән Галиаулла хәзрәт Гыйбадуллинга бирделәр.
Корбан мәҗлесеннән соң, Җәлил хәзрәт Фазлыев район мәдәният йортында авыллар муллалары, мөслимәләр, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар белән очрашып, вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. Үз чыгышында ул гаиләдә балалар тәрбияләү, диди белем бирү, эчкечелек, хәләл һәм харам турында халыкка үтемле итеп аңлатты. Мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Малова әлеге җылы әңгәмәсе өчен Җәлил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәтен җиткерде.
-
25 апрель 2018 - 10:42Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты 12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды.
-
23 апрель 2018 - 15:52Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
23 апрель 2018 - 11:49«Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
-
22 апрель 2018 - 09:22Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган ике автомобиль, бер трактор йөртүче тоткарланган Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.
-
21 апрель 2018 - 12:30Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды Укучы балалары булган әти-әниләргә мәктәп елларын онытырга бирмиләр хәзер.
-
21 апрель 2018 - 12:28Җирле үзидарә көне уңаеннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинныд котлавы – Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!
-
19 апрель 2018 - 20:38Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
19 апрель 2018 - 16:15Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары авыл халкына концерт куйды Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары. Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык хисләрен кадерләп саклауларына, нәсел җепләренең дәвамлы булуына рухлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга 130 Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде... Бүген әллә ничә буын түгел, ата-бабадан калган малны бүлеп, юк кына сылтаулар табып, бертуганнары, хәтта әти-әнисе белән дә сүзгә килеп, бер-берсеннән читләшеп яшәүчеләр булган бу заманда әлеге нәселнең дуслыгы башкаларга үрнәк итеп куярлык.Туган хакын хаклап яшәүче тырыш, сүзгә үткен, баскан җирдән ут чыгара торган нәсел бу. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, концерттан соң чыгышында, аларга соклануын белдерде, нәсел җепләренең дәвамлы булуын теләде.
-
19 апрель 2018 - 11:15Кайбычлылар, авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә Татарстанда, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында, агымдагы елның 15 апреленнән 14 маена кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Мондый төр чикләүләр юллар һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә.
-
19 апрель 2018 - 11:04Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева - хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе «ТАТМЕДИА» җәмгыятеннән бу юлы да шатлыклы хәбәр алдык: агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе бездән! Ул – Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева. Узган елның икенче яртысына язылу буенча Федоровскоедан Гөлсөяр Урманова җиңгән иде.
-
18 апрель 2018 - 11:46Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
14 апрель 2018 - 07:51Олы Кайбыч мәктәбендә «Экологик буккросинг» акциясе старт алды "Буккроссинг" термины берничә ел элек кенә барлыкка килгән. Нәрсә соң ул? Буккросинг – гадәти булмаган, үзенчәлекле китапханә. Анда хезмәткәрләр юк, аларның вазифасын китап укучылар башкара. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Ягъни, укучы, үзе укыган китапларны, башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Күп кенә илләрдә моның белән мавыгучылар буккросингның рәсми сайтын да булдыра.
-
14 апрель 2018 - 07:50Кайбычлылар, урамда йөрүче этләрдән куркасызмы? Болында, тыкрык, урамнарда өере белән этләр йөргәнен күбебезнең күргәне бар, әлбәттә. Андый чакларда күңелне курку хисе биләп ала, чөнки этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында ишетелеп тора. Аларны дүрт аяклы дусларыбыз дип атап йөртсәк тә, кайчак дошманыбызга да әйләнергә мөмкиннәр. Йортыбызны саклаучы тугры дусларыбыз белән теләсә кайда йөрүче сукбай этләр арасындагы аерма нидә соң? Өерләре белән йөрүчеләренең бик агрессив булулары билгеле, алар кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Тирә-юнебез, без яшәгән җирлек бу яктан тынычмы, хуҗасыз этләр булган очракта нинди чаралар күрелә? Бу мәкаләдә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.
-
11 апрель 2018 - 09:54
-
1 апрель 2018 - 09:04
-
23 апрель 2018 - 11:49«Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
-
25 апрель 2018 - 10:42Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты 12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды.
-
25 апрель 2018 - 09:20Кайбычлылар Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңү яулады Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңүчеләрне котладылар.
-
23 апрель 2018 - 15:52Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.