Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Мөрәле авылы мәчете төзелүгә – 30 ел

Мәүлет аеның соңгы көнендә Мөрәле авылында мәчет ачылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Шул форсаттан һәм Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәчеттә өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Алар өчен мул табын әзерләделәр.

Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

—Авыл уртасындагы бу мәчет менә утыз ел инде халкыбызга иман нуры тарата. Ул халык үтенече белән төзелгән. Белүемчә, аны төзүдә озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Фәргать Сибгатов, авыл имамы Галимулла ага Гыйбадуллин башлап йөргән. Авылдашларыгыз, читтә яшәүче якташларыгыз ярдәме белән шушы мәчет сафка баскан. Бүген биредә утыручылар арасында мәчет төзүдә катнашкан абыйлар да утыра. Барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм.

Утыз ел дәвамында бу мәчеттә төрле дини чаралар үткәрелеп килде. Хәзер дә эшчәнлегегез уңышлы дәвам итә, — диде Альберт Илгизәрович. — Бүгенге тормышыбыз матур, мәчетләребез, имамнарыбыз эшләп тора. Октябрьнең тагын бер зур бәйрәме — Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне. Бирегә ап-ак яулыкларын бәйләп апалар, түбәтәйле абыйлар килгән. Бу матур тормыш сезнең тырышлык белән булдырылган. Чөнки сез бик авыр заманда хезмәт иткәнсез. Дөньялар гына тыныч булсын. Мин шушы көннәрдә генә махсус операция зонасында булып кайттым. Егетләребезгә халкыбыз җыйган гуманитар ярдәмне илттем. Аны җыюга өлеш керткәнегез өчен сезгә дә рәхмәтемне белдерәм.

Мөрәле авылы имамы Руслан хәзрәт Галиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да мәгънәле чыгыш ясады.

Мәчеттә озак еллар имам вазифасын үтәгән Галимулла Гыйбадуллин авыл тарихы, мәчет төзелеше турында сөйләде.

— Авылыбыз мәчетенең тарихы 30 ел элек кенә башланмый, ул күпкә тирәндәрәк. Шуңа күрә тарихи үткәннәребезгә тукталып узасым килә. Танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин язып калдырганча, Болгар дәүләте таркалганнан соң, анда яшәүчеләр төрле якларга, шулай ук Зөя елгасы, Кайбыч урманнарына күченеп килгән. Беренче булып, Чирмешән елгасы буена килеп утырганнар.

Безнең бабайлар да шунда булган. Баштагы урыннары уңышлы булмаган, чөнки аннан сәүдә юлы узган. Шул юлдан үтүчеләр авылны талап чыга торган булган. Шуннан соң, тынычрак урын эзләп, бу якларга, Изге йорт дигән урынга килгәннәр. Алар анда шактый озак яшәгәннәрдер дип уйлыйм, чөнки изгеләр зираты ике гектар җирне били. Озак яшәмәсәләр, зират алай ук зур булмас иде. Чукындыру сәясәте башлангач, урманнар каплаган хәзерге урынга килеп урнашканнар, — диде Галимулла Гыйбадуллин. — Авылда беренче мәчет 1870 елда агачтан, ике катлы итеп төзелгән. Беренче мулла Бадамшин булган. Бу мәчет төзелгәнчегә кадәр җомга намазларын шәхси хуҗалыкларда укыйлар иде. Ул вакытта хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Фәргать Сибгатов белән киңәшеп, авылда мәчет төзү турында сөйләштек. Ул бу фикерне хуплады. Халыктан акча җыю, төзелешне оештыру эшен миңа йөкләделәр. Иң беренче булып, Фәргать Сибгатов үзе һәм әнисе исеменнән 200 сум акча бирде. Ул вакыт өчен бу зур сумма иде.

Төзелеш материалларын кайтартырга да булышты. 1992 елның июнендә мәчет төзелеше башланды, 1994 елның ноябрендә анда беренче намазны укырга җыелдык. Мәчетнең янкормасын хәзерге имам Руслан Галиев төзегән иде. Ходайның рәхмәте, миңа да шактый еллар монда имам булып торырга насыйп булды. Мәчет буш тормасын иде. Бирегә килгән хатын-кызларга әйтәм, ирләрегезне, балаларыгызны мәчеткә җибәрегез, дин сабаклары алсыннар.

Мәүлет ае турында да шактый күп мәгълүмат алдык. Руслан хәзрәт Коръән сурәләре укыды, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Ул мәчет төзелешенә үзләренең саллы өлешләрен оештыручыларга, төзүчеләргә, авылда дингә хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев