Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә корбан ашы узды

    Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбаннарыбыз кабул булсын! «Аллаһүммәфтәү ли әбвабә рахмәтик» (Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!)Гүзәл Җиребезне, иксез-чиксез күкләребезне яраткан Аллаһы Тәгалә никадәр кодрәтле һәм мәрхәмәтле! Җан ияләре арасында иң акыллысы булган кешенең дә шулай юмарт, мәрхәмәтле булуын тели ул. «Корбан» сүзе үзе дә Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, төрле бәла-казаларга юлыккан кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерә әлеге бәйрәм.

    Корбан бәйрәме – бәйрәмнәрнең бөегедер. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр, бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.
    Мөрәле авылы мәчетендә Ибраһим кызы Сания абыстай Сәлахиеваның һәм аның гаиләсе тарафыннан Аллаһы ризалыгы өчен чалынган Корбан ашына җыелдык. Имам-хатыйбыбыз Галим абый Гыйбадуллин, илгә-көнгә, җаннарыбызга тынычлык теләде. «Авылыбызда намаз укучылар, дин тотучылар арта, корбан чалучылар елдан-ел күбәя. Совет чорында картайгач, пенсиягә чыккач кына йөри башлыйлар иде мәчеткә, хәзер имам йортына яшьләребез тартыла башлады»,– диде. Бәйрәм белән котлап, сүзне район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга бирде.
    – Әссәламәгаләйкүм, үә Рахматуллаһу, үә бәрәкатүһү мөселман кардәшләрем! Барыбыз да мул тормышта, барлыкта яшибез. Дини мәҗлесләргә ашар өчен генә түгел, рухый байлык алыр өчен җыелабыз. Догалар, сүрәләр, вәгазьләр тыңлыйбыз. Без шулай Аллаһка якынаябыз, – диде ул. Моңлы итеп тәкъбир әйтте, «Әл-Вакыйга» (Хәл) сүрәсенең мәгънәсен сөйләде, барлык кунакларга, мөселманнарга сабырлык, Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә өндәде, бәракәтле гомерләр теләде.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев болай диде:
    – Хәзерге рәхәт, тыныч тормышта яшәүләре үзе ни тора! Аллаһ һәр җан иясенә туклану, яшәү өчен шартларын да тудырган. Шул яшәеш тәртибе бозылса, тереклек дөньясына куркыныч янар иде. Ислам дине, башка диннәр кебек, һәркемне яхшылыкка этәрә. Яшь буынның  дингә тартылуы күңелләрдә өмет чаткысы уята, димәк, киләчәгебез өметле, –диде ул.
    Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин:
    – Тәрбия бирүнең асылында дини тәрбия зур роль уйный, ул ялкау булмаска, саранлык, комсызлык, әхлаксызлык кебек начар сыйфатлардан читтә йөрергә, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди, – диде.
    Сания абыстай 1949 елның 10 августында Апас районының Карамасар авылында туып-үскән. Быелгы Корбан гаете аның 70 яшьлек юбилеена да туры килгән икән бит. 1964-1969 елга кадәр авылда савымчы булып эшләгән. 1970 елда Мөрәле егете Рифат абый белән гаилә коралар. Ике кыз, бер егет үстерәләр. Кибетче һөнәренә укыган, алты ел колхоз ашханәсендә пешекче, өч ел ындыр табагында, сельпо, колхоз, шәхси кибетләрдә сатучы булып эшләгән. Аның дин юлыннан китәргә, намазга басарга, Коръән укырга теләге көчле була. Ике кыш Карамасар авылы мәчетенә дин сабагы укырга йөргән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен 2014 елда яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 2013 елдан Мөрәле авылы мәчетендә балаларга, олыларга дин сабаклары укыта. Хәзерге вакытта мәчеткә 7-8 бала укырга йөри.
    – Аллаһының рәхмәте киң аның. Кайбычта узган намаз бәйгесендә балалар 2-3 урыннарны алдылар, нәтиҗәсе бик күңелле. Дин сабаклары укырга йөрүче ханымнар – Тәнзилә Шаһимәрдәнова, Рәмзия Сираҗиева, Гүзәлия Сираҗиева, Гүзәлия Шәһивәлиева, Нәүзәт Хисамиева, Гүзәлия Биктаһирова, Сөембикә Шәйхуллина намазга бастылар. Яхшылыклар эшләргә тырышучы, мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш, –диде ул. – Корбан ите өчкә бүленә. Бер өлеше өй әһеленә аерылыр, икенче өлеше күршеләргә таратылыр, калганы фәкыйрьләргә һәма ихтия¬җы булганнарга бирелер. Ислам дине әти-әниләргә шәфкатьле, өлкәннәргә мәрхәмәтле, кечкенәләргә игътибарлы булырга өйрәтә.
     Сания абыстайның тугыз оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Аларны да юмарт булырга, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык бүләк итәргә өйрәтә дәү әниләре.
    Авылыбыз мәчете зур, якты, нурлы, уты, суы кергән, газ белән җылытыла. Аңа 1992 елда авылдашыбыз Фәргать Хәлил улы Сибгатов ярдәме белән нигез салына һәм 1994 елның 5 ноябрендә мәчет ачыла. 2015 елда авыл халкыннан җыелган акчага һәм акчалата ярдәм итүче спонсорлар ярдәме белән янкорма булдыралар.
    – Бүгенге мәҗлестә авыл халкына шатлык бүләк иткән спонсорларны атап китмәсәк, гөнаһ булыр. Азат Сәлахиев зур күләмдә (100 мең) сум акчалата ярдәм итте. Эмиль Сибгатов, Фирдүс Хисамиев, Руслан Галиевның матди ярдәмнәре дә зур. Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын, изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Дини мәҗлесләр үткәрәбез, дин сабаклары укытабыз. Иман йортыбыз тагын да тулыланып, яктырып китте, – диде Галим Гыйбадуллин.
    Туганнарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белеп, саваплы эшләр башкарып, бердәм булып яшик, авылдашларым.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: