Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Урсак авылы мөслимәләренең күптәнге хыялы чынга ашты

Ниһаять, без, Олы Урсак авылы мәчетенә йөрүче мөслимәләр зарыгып көтеп алган көн килеп җитте.

Аллаһка тапшырып, Казан шәһәренә юл тоттык. Максатыбыз башкалабыз мәчетләре белән танышып, яңалыклар ишетеп, дини вәгазьләр тыңлап кайту иде.

Менә без «Ярдәм» мәчете янына килеп туктадык. Тышкы яктан ук тәртип, матурлык таң калдырды. Безне, елмаеп, мәчет имамы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев каршы алды. Ул, безне Аллаһ йорты белән таныштырды. Күрмәүчеләр һәм төрле бәлагә юлыкканнар өчен бу мәчеттә барысы да уңайлы һәм җайлы итеп эшләнгән.

Төрле ысуллар белән дини гыйлем бирә торган бүлмәләр бар. Массаж кабинетына кадәр эшли. Начар күрүчеләрнең, балаларның, шәкертләрнең төрле-төрле кул эшләнмәләрен күреп, таң калдык, күңелләребез нечкәрде. Аларның шулай, авырлыкларга бирешмичә, тормыштан ямь табып яшәргә омтылулары көчле тәэсир калдырды.

Фәнис хәзрәт Коръән укыганда, һәр күзәнәгең аркылы ток узгандай була, йөрәкләргә үтеп керә.

Чәйләп алып, өйлә намазын укыганнан соң, Фәнис хәзрәт, Лилия Сәлахетдинова һәм мәчетнең башка хезмәткәрләре, хәерле юллар теләп, безне озатып калдылар.

Сәфәребезне дәвам итеп, «Казан нуры» мәчете һәм «Шамил» мәдрәсәсенә тукталдык. Мәдрәсә белән безне Сылу ханым Вәлиева таныштырды. Ул, үтемле һәм аңлаешлы итеп, ислам диненең нигезләрен аңлатты, вәгазь сөйләде. «Казан нуры» мәчетенең дә намаз уку залларын күреп чыктык.

Маршрутыбызда — «Ирек» һәм «Кол Шәриф» мәчетләре. «Ирек» мәчетенең заманча һәм шулкадәр зәвыклы итеп эшләнеше шаккатырды. Безгә бу мәчеттә икенде намазын уку бәхете тиде. «Кол Шәриф» мәчетендә алган хис-тойгыларны сөйләп кенә бирерлек түгел.

Шушы сәфәрдән соң, бигрәк тә «Ярдәм» мәчетенә кереп чыккач, якты дөньяны күрә алуыңа, азан тавышын, матур сүзләр, җырлар ишетә алуыңа, аякларың белән туган җир туфрагына баса алуыңа, кулларың белән дөнья нигъмәтләрен тотып, ризыклана алуыңа, иркен итеп сулыш ала алуыңа шөкер итеп, Ходайдан илләребезгә тынычлык теләп, матур гына яшәргә язсын, дип телисең.

Менә шундый үзенчәлекле, гыйбрәтле экскурсия оештырганнары өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Олы Урсак мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллинга һәм остазыбыз Рузалия ханым Хәсәновага хөрмәтебез чиксез. Безне исән-имин алып барып кайткан машина йөртүче Рафаэль абый да җаебызга гына торды..

Мөслимә Гәрәева, Чүкри-Алан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев