Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәчетендә хаҗияләр белән очрашу булды

    - Хаҗ кылу - Ислам диненең бер баганасы, гыйбадәтнең олысы. Быел шушы ерак сәфәргә барып кайту бәхетенә ирешкән Рузалия Малова белән Ләлә Гарәфетдинованың сөйләвен тыңлаганда, "безгә дә хаҗга баруларны насыйп әйләсәң иде" дип, эчтән генә теләп утырыйк...

    Ноябрь кичендә Олы Кайбыч мәчетендәге узган очрашуны Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әнә шулай башлап җибәрде. Изге җирләрдә гыйбадәт кылган якташларыбызның баштан кичкәннәрен тын да алмый тыңладык.

    - "Ерак та, акча да күп кирәк, безгә анда ук бару насыйп түгелдер лә", - дияргә һич ашыкмагыз. Иң мөһиме - ният кылу, хаҗга бару теләге булганнарга Аллаһы Тәгалә үзе җаен туры китерә икән. Сәфәргә җыенып беткәч кенә теге яки бу сәбәп белән бармый калучылар да бар, әлбәттә. Монысы сынау. Барысы да Аллаһы кулында, әмма ниятләү белән үк гамәл дәфтәренә савап язылуы хак, - дип башла­ды сү­зен Рузалия Малова. "Мө­хәммәдия" мәд­рә­сәсен тәмамлаган мөс­лимәнең шушы сүзлә­реннән күпләр­нең күңелендә өмет уянгандыр.

    Кайбычлылар хаҗга "Нәҗем-тур" программасы буенча барган. Бу - Россиядән 40 көнлек хаҗ сәфәрен тәкъдим итүче бердәнбер тур. "Вакыт озаграк булгач, үзегез өчен дә, әти-әниләрегез, яки үзләре бара алмаган туганнарыгыз өчен дә хаҗ кыла алачаксыз", дип, таныш-белешләре киңәш иткән икән.

    - Мөмкин кадәр күбрәк белем алып барырга кирәк икән. Мәдрәсәдә укуым да ярдәм иткәндер, без белмәгән моментлар күп булмады. Көн саен шөкер намазлары башкардык, бер генә минутны да исраф итмәскә, файдалы үткәрергә тырыштык,- ди хаҗияләр. Хаҗ сәфәренең истәлекле мизгелләрен фотосу­рәт­ләрдән карадык - аларын Рузалия ханым истәлек булудан битәр (хаҗ кылу, Мәккә-Мәдинәнең гүзәл­леге сурәтләрдә түгел, ул йөрәкләргә уела, диләр...) авылдашларына күрсә­тер өчен махсус төшереп кайткан.

    Пәйгамбәребез мәчетендә 40 рәкәгать фарыз намазы башкару, зәм-зәм сулары эчү, Әл-Хәрам мәчетенә намазга йөрү­ләр, Мина, Рәхмәт, Гарәфәт тауларына бару, Мөздәлифәдә татлы йокыга талу - болар барысы да хаҗияләрнең күңелендә иксез-чиксез шатлыклы да, җаваплы да, онытылмаслык рәхәт­лек китерүче гамәлләр булып кереп калган. Пәйгамбәребез с.г.в. каберлегенә бару исә тагын да зуррак вакыйга. Сокланып та, кызыгып та карадык сурәт­ләрне. Мөгаен, бу минутларда һәркем "я Аллаһым, хаҗ кылуны насыйп әйләсәң иде" дип, телә­гән­дер.

    - Изге ният белән килгән­гәме, монда һәркем ачык йөзле, ихлас, мөлаем, ярдәм итәргә атлыгып кына тора. Кеше бихисап күп булса да, беркая да этеш-төртеш, урын җит­мәү дигән әйбер булмады. Тар гына урыннарга икәү дә, өчәү дә утырыштык - күңел киң булса, урын җитә, диюләре шулдыр... Шөкер, ни гаҗәп - юл уңаебыз туры килеп торды: төркемебезне җитәк­ләгән хәзрәт тә акыл­лы, ярдәмчел иде, гарәп күршеләребезне дәвалаучы рус телендә сөйләшүче табиб та ярдәм күрсәтте, кайбер юлдашларыбыздан аермалы буларак, климат үзгәрешен дә җиңелрәк кичердек... Хаҗ кылу өчен монда мөмкин булган барлык уңайлыклар да тудырылган - эскалаторлар йөри, таулар аша тонельләр салынган, бар җирдә чисталык, кондиционерлар эшләп тора... Ан­дагы хикмәтләрне сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Сәфәрдә юлдашымнан да уңдым, Ләлә белән бик жайлы булды, - дип, тәэсирләрен уртаклашты Рузалия ханым Малова.

    Ләлә ханым да уй-кичерешләрен белдерде:

    - Рузалия апа тиз аралашып, танышып китә, кая гына барсак та, югалып калмадык. Телне белмәсәк тә, ният-гамәлләрнең уртаклыгы башка халыклар белән берләштерә икән, борчулы уйлар эреп югалгандай була...

    Ерак илләрдән алып кайт­кан җәннәт җимеше хөрмәдән авыз иттек, зәм-зәм суыннан да һәркемгә өлеш чыгарылды. Хаҗияләргә Аллаһының рәхмәте яусын дигән теләк белән таралыштык. Изге гамәлне башкарырга барчабызга да насыйп итсен, амин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: