Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чүти авылында район башлыгы катнашында ифтар мәҗлесе үтте

Ислам дөньясы Рамазан аена аяк басты.

Дин кардәшләребез уразага керде. Шул уңайдан ифтар мәҗлесләре дә башланып китте. 

Бүген Чүти авылы мәчетендә авыл картлары өчен ифтар ашы үткәрелде. Анда яшьләр, мәктәп укучылары да бар иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ифтар мәҗлесен үткәргән шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдиновка тирән рәхмәтен белдерде.

Айдар Хәйретдинов азан әйткәннән соң, җимешләр белән авыз ачтылар. Аннан соң, бергәләп ахшам намазына сафландылар. Авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов Коръән сурәләре укыды. Ифтарны оештыручыларга, ризык әзерләүчеләргә олы рәхмәтен әйтеп, дога кылды.    

Әлеге чарада Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев