Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычлылар, бүген Гашура бәйрәме билгеләп үтелә

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Мөселман дөньясында яңа хиҗри белән 1440 ел башланды. Шушы мөбарәк елның башында ук безне Аллаһы Тәгалә бөек бер көн белән бүләкләгән һәм ул гашура бәйрәме. Гашура дигән сүз гашара ягъни ун дигәнне, мөхәррәм аеның унынчы көнен аңлата. Әгәр дә тарихка күз салсак, бу көндә бик күп зур вакыйгалар булган. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә бу көндә Атабыз Әдәмне бар кылган, Нух г.с. көймәсенә утырып, туфаннан котылган, Ибраһим г.с. уттан котылган, Муса г.с. халкы белән диңгез икегә ярылып, усал Фиргавеннән котылган ә Фиргавен үзенең гаскәре белән диңгездә батып һәлак була, Юныс Пәйгамбәр, китның авызында 40 көн йөргәннән соң, иреккә чыга, Гайсә г.с. күккә аша. Һәм башка бик күп вакыйгалар.

Моннан күрәбез ки, бу көндә зур вакыйгалар булган. Көферлек кылып, пәйгамбәрләренә каршы төшүче халыклар бу көндә җәзага тартылганнар, ә Иманлы бәндәләр бу көндә уңышка ирешкәннәр. 
Пәйгамбәребез бу көндә һәрвакытта да ураза тоткан һәм болай дигән: «Әгәр кем дә булса бу көнне ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең бер еллык гөнаһын кичерер», дигән. Быел милади календаре буенча 10 мөхәррәм 20 нче сентябрьгә туры килә. Бу көнне ураза тотарга ниятләүче кардәшләребез иртәнге сәгат 3:15 гә кадәр сәхәр ашап кичке 17:53 сәгаткә кадәр уразага керә алалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд С.Г.В. гашура көнендә уразаны Мәдинә шәһәренә күченеп килгәч, яһүдиләрнең бу көнне ураза тотканнарын күреп, Муса г.с безгә якынырак дип ике көн ураза тота башлый. Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча гашура бәйрәмендә ике көн ураза тоту тиешле. Гашура бәйрәменең алдыннан яки соңыннан. Аллаһы Тәгалә безгә һәрбер эшләребездә дә ярдәмче булып гел изге юлларда гына булырга насыйп әйләсә иде. 

Дамир Гыйниятуллин, Кайбыч районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев