Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Казанда татар абыстайларының икенче форумы узды

Сәфәр аеның 16нчы көнендә Россия ислам институты бинасында татар абыстайларының икенче форумы узды.

Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар — барлыгы 100 мөслимә катнашты. Ульян өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды. Бу чарада район үзәгендәге мәчеттә дини белем бирүче Гүзәл Гыйниятуллина да катнашты.

Форумның төп темасы — мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар алып кайтуга өндәү, аерылышучылар санын киметү.

Форум Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов тарафыннан Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Дога кылганнан соң, абыстайларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул татар милләте өчен абыстайларның дәрәҗәсе тарихи яктан бик әһәмиятле булуын, аларның дини һәм рухи традицияләрне саклауда мөһим вазифа үтәүләрен билгеләп үтте. Мөфти ассызыклаганча, хәзерге вакытта абыстайлар шулай ук ислам кыйммәтләрен һәм татар халкының төп үзенчәлекләрен саклауда зур роль уйный.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул XX йөз башында татар мөслимәләренең мәгариф үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Абыстайлар мәктәп-мәдрәсәләр, беренче кызлар гимназияләре ачкан.

Форумда төп доклад белән нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады.

Ул хәзерге абыстайларның эшчәнлегенә тукталды һәм аларның төп башлангычларын мәшһүр татар хатын-кызлары казанышлары белән чагыштырды. Наилә ханым абыстайларны гел шулай актив булырга һәм ирешкән уңышлар белән генә туктап калмаска өндәде. Мисал өчен, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында абыстайлар гаилә мәсьәләләре буенча үз эшчәнлекләрен киңәйтергә ниятли, шул исәптән булачак киленнәрне гаилә тормышына әзерләү күздә тотыла.

Наилә ханым, актив эшләүче 26 абыстайның күп еллык хезмәтләрен билгеләп, рәхмәт хатлары һәм мөфти исеменнән «Казан басмасы» мүсхәфләрен тапшырды.

Форум барышында төрле темаларны колачлаган чыгышлар яңгырады. «Гаилә сәламәтлеге — милләт саулыгының нигезе ул» (Фәния Җәләлиева), «Татарстан Республикасында никах һәм гаилә асылын ныгытуда белем бирү һәм тәрбиянең роле» (Гәүһәр Әхмәдуллина), «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм күп буынлы гаилә тәҗрибәсе: өлкән буынның роле» (Сылу Вәлиева), «Гаиләдә әти вазифасын күтәрү — гаиләне саклау нигезе» (Кадрия Мәхмүтова), «Абортларны кисәтү — милләт сагында тору ул» (Зифа Гәрәева) һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005 елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә абыстайларның эш тәҗрибәсе формалашкан.

Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев