Кече Кайбыч мәчете төзелүгә 20 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр
20 ел тулу уңаеннан мәчет имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин тәкъдиме белән корбан ашы үткәрделәр. Олы Кайбычтагы кафеда узган бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, авыллар имамнары, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, мәчеткә ярдәм итүчеләр катнашты. Очрашу Дамир хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды.
Тантананы алып баручы Наил Галиев чыгышыннан күренгәнчә, Кече Кайбыч мәчетенең тарихы бай. Монда элек-электән ислам дине кануннары буенча яшәгәннәр.
– Без бу хакта Габдулла Тукайның остазы, заманында авыл халкыннан акча җыеп, Каһирәгә белем алырга җибәрелгән Мотыйгулла хәзрәт Төхвә туллин мисалыннан да беләбез. Совет чорында мәчетләрнең манаралары киселеп, динне тыйган вакытта шәхси йортларда кача-поса җомга намазларын укыганнар, – диде алып баручы. – Илебезгә үзгәреш җилләре үтеп кергәч, дингә карата да караш үзгәрә. Кайбыч яңадан район булып кайта һәм авылларда бер-бер артлы мәчетләр сафка баса башлый. Әлеге үзгәрешләрдән Кече Кайбыч та читтә калмый. 1993 елда авылдагы иске китапханәне мәчет итеп үзгәртеп коралар. Әмма еллар үткән саен ул тиешле таләпләргә җавап бирми башлый. Шуңа да яңа мәчет төзү ихтыяҗы туа. 1998 елда бу мәсьәләне Мәгъзүм Тимершин халык алдында күтәреп чыга. Авылдашлары аның фикерен хуплап, күтәреп ала, оештыру эшләрен дә аңа ышанып тапшыралар. Төзелешкә материал туплау башлана. Ходай ярдәме белән мәчет 2001 елда сафка баса.
15 елдан артык имам булып торучы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин да хатирәләргә бирелде. Мәчет төзелешендә катна шучыларның барысын да телгә алды, аларга тирән рәхмәтләрен белдерде.
– Иске мәчетнең җые лып килгән акчасы бар иде. Шул акчага Ябалактагы кирпеч заводыннан 12 меңләп кирпеч сатып алдык. Ул вакытта заводта эшләүче Наил Әхтәриев үз исәбеннән тагын дүрт “КамАЗ” кирпеч бирде. Авылдашыбыз Расыйх Әдиятуллин да Казан шәһәреннән дүрт “КамАЗ” силикат кирпеч кайтарды. Район җитәкчелегенең ярдәме зур булды. Йошкар-Ола шәһәрендәге авылдашыбыз Исмәгыйль Лотфуллин акчалата да ярдәм итте, мәчет манарасына айны да ясатты. Мәчетнең түбәсен Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Ринат Гарифуллин ярдәме белән калайдан яптык. Әстерхан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Сәлимхан Сөнгатов мәчет салганда да үзенең саллы өлешен кертте, хәзер дә ярдәм итә. Марс Гобәев акчалата булышты. Төзелеш барышында авыл халкының да ярдәме зур булды. Хә зерге вакытта Мансур Булатовның уллары, эшмәкәрләр Чыңгыз Нигъ мәтов, Зөлфәт Халитов, Фәнис Камалиев һәм башкалар ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиевка нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да кире борып чыгарганнары юк. Авылдашыбыз Гөлсинә Габбазовага да рәхмәтем зур, һәр көнне мәчетебезне чип-чиста итеп җыештыра.
Бәйрәм тантанасына җыелучыларны район башлыгы Альберт Рәх мәтуллин да әлеге истә лекле көн белән тәбрикләде.
– Хөрмәтле дин кар дәш ләребез, имамнар, чакырылган кунаклар! Ходай Тәгалә бүген безгә шушы мул өстәлләр артында очрашырга насыйп итте. Райондагы барлык татар авылларында да мәчетләр эшләп килә. Биредә утыручылар арасында төрле чорларда яшәгән өлкәннәребез дә бар. Алар күпне күргән буын, – диде ул. – Мәчет, чиркәү төзелешенә зур көч кертүчеләргә, Дамир хәзрәт әйтүенчә, Ходай Тәгалә җәннәт йорты вәгъдә иткән. Бу тормышка ашсын дип, без дә аларның һәрберсенә изге догада булып, теләкләр теләп торырбыз. Безне бу залга җыеп, очрашу, аралашу мөмкинлеге биргән өчен Мәгъзүм хәзрәткә зур рәхмәт. Алга таба да аңа ныклы сәламәтлек насыйп булсын. Озак еллар халыкка дин хезмәте күрсәтүен теләп калабыз.
Ул Мәгъзүм хәзрәткә Рәхмәт хаты, Кайбычның 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды. Бу медальгә барлык имамнар да ия булды.
Мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин да Кече Кайбыч авылы имамына бүләкләрен тапшырды.
Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Кече Кайбыч мәчете алга таба да озак еллар халкыбызга хезмәт итсен әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев