1 февральдән хезмәт пенсияләре артты
1 февральдән, индексация коэффициентын исәпкә алып, картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлеше, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе һәм туендыручысын югалту сәбәпле бирелүче пенсияләрнең күләме 6,5 процентка артты.
Россия Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 23 гыйнварында Россия Хөкүмәтенең "2014 елның 1 февраленнән картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлеше, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең күләме һәм туендыручысын югалту сәбәпле бирелүче хезмәт пенсияләрнең индексация коэффициентын раслау турында"гы 46 нчы карары кабул ителде. Хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлешенең уртача күләме безнең районда 513 сум 58 тиенгә арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев