12 майда Кайбыч мәктәпләрендә “Бердәм экологик дәрес” акциясе узды
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 12 май - Халыкара Экологик белем бирү көненә багышлап үткәрелүче әлеге акция елдан-ел киңрәк колач ала. Акциянең максаты - үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, аларда экол
огик культура булдыру. Кайбыч укучылары табигатьне саклауга үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Алар елга буйларын, тирә-юньне чүп-чардан җыештыра, агачлар утырта, экологиягә багышланган төрле бәйге-фестивальләрдә актив катнаша. Кошман төп мәктәбендә узган бердәм экологик дәрестә безнең хәбәрчебез Лилия Хәкимова да катнашты. Ул хакта газетабызның алдагы санында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев