Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

13 июль – Кадер киче

Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Күпчелек галимнәр - ул Рамазан аеның 27нче төне, диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», - диде. Быел без бәйрәм буларак кадер кичәсен 13нче июль көнне бәйрәм итәбез.

Рамазан аеның соңгы ун төне башка төннәрдән, кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе булуы белән аерылып торудан гыйбарәт. Раббыбыз үзенең Китабында Кадер кичәсе турында аерым бер сүрә дә иңдергән: «Хакыйкать шулдырки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр». Раббыбыз Коръәнне Кадер кичәсендә Ләүхүл мәхфүздән алып дөнья күгенә иңдерде». Соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерде, ди.

Кадер дигән сүз - ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе - тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», - ди.

Мең ай ул 83 елдан да артык бит, кардәшләрем! Бу бер кичәдә 83 елдан да күбрәк гыйбадәт кылдың дип әҗер бирелә, бу шатлык түгелмени? Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек, тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?» - диде. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың - гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), - дип дога кыл», диде.

13 нче июль көнне барлык мөселман кардәшләребезне дә мәчетләргә гыйбадәт һәм догалар кылырга чакырабыз. Олы Кайбыч мәчетендә мәхәллә килешүе буенча ястү намазыннан алып иртәнге намазга кадәр (21:51-01:17) намаз укулар, дога кылулар, вәгазъ сөйләүләр оештырылачак, килгән барлык кешеләр өчен дә сәхәр табыны оештырылачак. Бу тәртипне районыбыздагы барлык мәчет мәхәлләләргә дә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 июль – Кадер киче