2 июньдә Кайбычта балалар өчен бәйрәм үткәрәчәкләр
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2 июньдә районның барлык мәктәпләреннән килгән балалар катнашында бәйрәм үткәрелә.
Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган ял паркында узачак бәйрәмдә мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уза. Анда ел дәвамында төрле фестиваль, бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңгән укучыларны бүләклиләр. Шушы ук көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылар командалары арасында футбол ярышы да оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев