23 майда “Кайбыч таңнары” газетасының 80 еллыгы уңаеннан марафон узачак
Ул соңгы тапкыр 20 ел элек үткәрелгән булган. Спорт ветераннары Кайбычта марафон традициясен яңарту тәкъдиме белән чыкты.
"Кайбыч таңнары" газетасының 1993 елгы төпләмәсеннән ул вакытта бездә җаваплы секретарь булып эшләгән Радик Гарәфетдиновның "Марафонның матур мизгелләре" дигән мәкаләсен эзләп таптык.
Радик үзе дә ул вакытта 42 чакрым 195 метр арага йөгерүдә катнашкан. Марафонга старт Бортас чигендә бирелгән һәм Апас-Ульяновск юлында узган. Ул вакытта Ябалак аша Апаска юл булмаган, апрельдә пычрак вакытта аннан ерак арага йөгерү мөмкин түгел. "Район туган көненә багышлап үткәрелгән марафонда Мөрәледән Фрат Җиһаншин, Олы Кайбычтан Тәфкил Нигъмәтуллин, Кече Мәме, Борындык, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Мәлки мәктәпләре командалары катнашты. Апрельнең ямьле көнендә узган ярышта Борындык мәктәбенең хезмәт укытучысы Нияз Бикчәнтәев үзен яхшы йөгерүче итеп күрсәтте. Олы Кайбычтан Тәфкил Нигъмәтуллин да дистанцияне лаеклы тәмамлады. Көндәшләреннән аның өстенлеге шактый зур", - дип язган ул чорда газета.
Район туган көне алдыннан без Радик Гарәфетдинов белән очрашып, аннан быел Кайбыч марафонында катнашырга теләге бармы икәнлеге турында сораштык.
- Бик теләп катнашачакмын! Дөресен әйткәндә, әлеге еллар эчендә бу традициянең онытылуына борчылган идем. Хәзер спортчылар өчен мөмкинлекләр зур. Универсиада елында аны кабат башлап җибәрү яхшы булыр иде, - диде ул.
Редакциянең марафонны яңадан уздыра башлау турындагы фикеренә башкалар да кушылыр дип ышанасы килә. Аның быелгысы тарихка Казанда үтәчәк Универсиада һәм "Кайбыч таңнары" газетасының 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән спорт чарасы буларак кереп калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев